Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ике лагерь урынына – бер

«Кама» һәм «Зәңгәр күл» лагерьларын зур сәламәтләндерү комплексы итеп берләштерергә ниятлиләр. Бу балалар сәламәтләндерү лагерьларына капиталь ремонт ясау программасы кысаларында башкарылачак. Шушы көннәрдә мәйданнарны комиссия тикшергән.

Киңәшмәдә катнашучылар мәйданны, корпусларны карап чыкканнар, тудырылган шартларга бәя биргәннәр. Хәзерге вакытта «Кама» бер сменага – 160 бала, «Зәңгәр күл» 130 бала кабул итә. Ә килергә теләүчеләр күбрәк. Төзекләндерүдән соң берләштерелгән комплекс 500 малай һәм кыз сыйдырыр, диләр. Шулай ук аерым спорт объекты төзү турында да сүз кузгатылды. Анда, бәлки, бассейн да булыр. Лагерь мәйданында исә заманча уен комплексына да урын табылыр.
Дөрес, «Кама» лагерен быел гына яңарттылар. 9 миллион сум акчага корпуслар төзекләндерелгән, матди-техник базасы тулыландырылган. Әмма комплексны төзекләндерү өчен акча күбрәк кирәк. Моңа бәйле рәвештә шәһәр җитәкчелеге балаларны сәламәтләндерү лагерьларын капиталь төзекләндерү буенча комплекслы республика программасында катнашу өчен гариза җибәрергә ниятли.  
Киңәшмә барышында Түбән Кама мэры Айдар Метшин муниципаль район башкарма комитетына берләштерелгән комплекс проектын октябрьгә кадәр эшләргә кушты. Аны әзерләгәндә «Чайка» һәм «Юность» лагерьлары тәҗрибәсенә таянырга тәкъдим итте. 
Руслан Исламов фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев