Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Игътибарсызлыкмы, битарафлыкмы?

«Чәчтарашхана», «Йорт алды клубы», «Корабль урамы»... Татарстанда яшәп тә, шәһәр урамнарының, тукталышларның исемнәрен татарча дөрес итеп язарга өйрәнә алмыйбыз.

Корабельная урамын татар теленә – Корабль урамы, Җиңүнең 30 еллыгы урамын – Җиңүгә 30 ел урамы дип кем тәрҗемә иткән икән? Әле һаман да «Вахитова урамы тукталышы» дип, трамвайда да дөрес игълан итмиләр. 
Тукталыш дигәннән, аларның элмә такталарына игътибар иткәнегез бармы? Мәсәлән, Гаилә үзәк шәһәр паркы тукталышының исемен ничек кенә төрләндермиләр. Башта ул «Шэһэр паркы» иде, хәзер исә өр-яңа заманча тукталышның тактасына «Гаилә исемендәге шәһәр үзәк паркы» дип язылган. Бу бит әле шәһәрнең үзәгендә!
«Шәһәр балалар хастаханәсе» дип язасы урында узган гасырның 90 нчы елларыннан бирле «Шәһәр балалар больницасы» дигән язу эленеп тора. Югыйсә, газетада бу хакта язып та чыккан идек. Күрәсең, җитәкчеләр «Туган як» газетасын укырга вакыт таба алмыйдыр.
Инде берничә ел шәһәрнең ишегалды клубларын капиталь төзекләндерү бара. Һәр яңартылган клубка зур итеп «Йорт алды клубы» дип язып элмә такта куела. Кем тапкан андый исемне? 
Төзүчеләр урамындагы поликлиникада мәгълүмат тактасы янына барырга да куркыныч. Мәктәптәге кебек, кулга кызыл каләм алып, барлык хаталарны төзәтеп чыгып, «ике»ле куясы килә. 
Соңгы вакытта яңартылган иске объектларга яңа исем кую белән мавыгып киттеләр. Мәсәлән, «Рубаха» инклюзив арт-кластеры, «Ковер» яшьләр инициативалары үзәге. Берничә ай элек Халык иҗаты йортын «арт-центр «Притяжение» дип атамакчылар иде. Әле ярый, халык сүзенә колак салып, элекке исемен калдырдылар. Югыйсә, шәһәрдә бу исем турында мәзәкләр йөри башлаган иде. 
Гомумән, сөйләмебезгә чит сүзләр кирәгеннән артык күп үтеп керде түгелме? Хәзер балалар да кул эшләре белән шөгыльләнмиләр, ә һаnd meid ясыйлар. Күмәк күнегүләр ясамыйлар, күмәк бию башкармыйлар, ә флеш-моб уздыралар.
Саный китсәң, мондый мисаллар бихисап. Шушы мәгълүматның татарча дөрес язылышын тәэмин итәргә тиешле җаваплыларга, үзләре белмәгәч, ни өчен татар теле белгечләренә мөрәҗәгать  итмәскә? Милләттәшләребезнең боларга игътибар итмәүләре дә гаҗәпләндерә. Ә бәлки карарга вакытлары юктыр. Ояты ни тора!
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Автор фотолары.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев