Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Игезәкләр парады да булачак

8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәчәкләр. «Гаилә» паркында аерым мәйданчыклар эшләрен 16.00 сәгатьтә башлап җибәрәчәк.

Мәсәлән, балалар һәм әти-әниләре өчен кул эшләренә өйрәтәчәкләр, шәһәр пешекчеләре «Гаилә белән пешерәбез» тамашасы оештыра, шулай ук яшь рәссамнар эшләрен күрергә, футбол уйнарга мөмкин булачак. Кеше гомерен саклап калуга юнәлтелгән акция уздырырга ниятлиләр. Ә Түбән Кама китапханәчеләре сабыйлар өчен «Гаилә әкиятләре» акциясен оештыралар. 
Төп чаралар 18.00 сәгатьтә башлана. Газетаның алдагы саннарының берсендә бу хакта язсак та, бәйрәм көнендә узачак фестивальнең иң күркәм чараларын исегезгә төшерәбез. Сезне булачак әниләр чыгышы һәм игезәкләр парады, ярәшү һәм балага исем бирү тантанасы көтә.  Шулай ук «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы – 2019» конкурсында җиңгән парларны һәм балаларны уллыкка яки кызлыкка алган гаиләләрне котлаячаклар. Бәйрәм саф һавада кинофильм карау белән тәмамланачак.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен Кызыл Чишмә бистәсендә дә зурлап уздырырга ниятлиләр. Анда чаралар 17.30 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез! 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X