Туган як

Игелекле эш өчен

«Кыш бабай бул» акциясен оештырган өчен, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин НТР телерадиокомпаниясенә «Игелекле эшләр» номинациясендә диплом тапшырды.

Акция Яңа ел бәйрәме алдыннан 10 ел дәвамында оештырыла. Узган елда да меңләгән түбәнкамалы НТР бүлмәсен төрле уенчыклар, тәм-томнар һ.б. белән тутырды. Хәйриячеләр ярдәме белән 458 балага һәм пенсионерга бүләкләр тапшырылды. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: