Туган як

Җиде юл чатында

Май ахыры – мәктәпләрдә кызу урак өсте. Чыгарылыш имтиханнары, соңгы кыңгырау, мәктәп яны участокларында эшләү, мәктәп яны лагерьлары оештыру һ.б. – тавык та чүпләп бетерә алмаслык мәшәкать. Шулар арасында иң мөһиме – мәктәпне тәмамлаучы кыз вә егетләрнең киләчәк һөнәрләрен сайлавы.

Советлар иленнән аермалы буларак, хәзер югары уку йортлары шулкадәр күп – кесәң генә чыдасын. «Икеле» капчыгы булсаң да, югары уку йортында белем ала аласың. Чөнки аларның барысында да уку түләүле.
Әти-әниләрнең дә бит үз баласын зур кеше итеп күрәсе килә. Баласының теләге белән исәпләшеп тормыйча гына, «күз нуры»н үзе теләгән җиргә илтеп тыга. Ә үзең яратмаган эштә эшләү – бик читен ул. Үземнән беләм. Сыйныфташ кызымның чакыруы белән генә аңа ияреп педагогик көллияткә документларымны тапшырдым. Укырга керә алырыма да ышанмадым, чөнки әзерләнеп тормадым, ә көллият республикада иң алдынгылар рәтендә. Югыйсә, ниятем сыйныфташыма ияреп экскурсиягә генә бару иде. Мәктәптә төпле белем биргәннәр икән – бар имтиханнарымны да «дүртле»гә тапшырдым да студент булып куйдым.
Ә бит хыялым шофер булу иде. Укулар башлангач, ташлап кайтырга да куркыта. Беренчедән, авылда «укый алмаган, куганнар» дип көләчәкләр, икенчедән, әни шактый кырыс. «Сагынам» дип әйтеп кара, минем елаганымны да тыңлап тормыйча, «Фермада эшләрсең» дип кырт кисте. Бар курыкканым – көн саен иртүк таң тишегеннән тору. Авыл кешесе бит ул кышын да, җәен дә арт ягына кояш төшкәнне көтеп ятмый – иртүк тора. Беренче ирем белән гел арага кысылып йөргән каен сеңлемә дә рәхмәтлемен. Ул аерттырмаса, әле хәзер дә авылда яткан булыр идем.
Ичмасам, укып калдым, кулыма укытучы дипломы алдым. Тик эшлисе генә килми бит. Кич утырып план язасы, дәфтәр тикшерәсе, дәрескә күрсәтмәлелек әзерлисе бар – берсенең дә бетәсе юк. Ташладым мин ул укытучы эшен, үземне башка өлкәләрдә сынап карадым.
Дөресен генә әйткәндә, менә хәзер фәлән елдан соң гына үземне таптым – кечкенә балаларны яратам икән мин. Бакчада тәрбияче эшен шундый яратам, төркемдәге һәр сабыем үз балам кебек якын. Шуларның һәркайсын шапылдатып сөя-сөя тешләрдәге пломбалар кубып бетте инде. Бигрәк тәмлеләр, бигрәк ихлас күңелле, самими бәләкәчләр. Әти-әнисе биргән исемнән башка мин яратып дәшә торган исемнәре дә бар. Кара чутыр кебек, бит очларында «мәхәббәт чокырлары» булган кечкенәкәем – «кара җимеш», аннан да кечкенәсе  – «Дюймовочка», сары чәчлесе – «сары җимеш», кара күзлесе – «шомырткаем», алтын сары чәчле малаем «одуванчик». Үзләре дә бит, мин бакчага керүгә, килеп сарылалар, ничек яратмыйсың инде шуларны!?
Элекке хыялымны тормышка ашырып, «права» да алган булдым. Тик анысы да тузан гына җыеп ята. Машинада ирең янәшәсендә күкрәк киереп утырып, аны өйрәтеп баруга ни җитә. Кеше өйрәтүе рәхәт бит, ә машиналар чебеннән дә күбрәк булган заманда «бөке»ләрдә утырып нервы туздырасы килми.
Озын сүзнең кыскасы: кадерле әти-әниләр, балаларыгыз сайлаган һөнәргә каршы килмәгез. Үзләре теләп сайлап алган уку йортында укысыннар. Соңыннан, сукранып кына эшкә йөреп, гел сезгә зарланырлык булмасын.
Илһамия ГАФФАРОВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: