Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Идарәче компания – Казанныкы...

49 микрорайонда ике ун катлы йортта өй туйлары узачак. 239 түбәнкамалыга квартир ачкычлары тапшырганнар. Төзүче оешма – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Заказчысы исә – «НК Торак инвестиция компаниясе».

Корабельная урамындагы 56 нчы һәм 52 нче йортларда квартирларын социаль ипотека буенча алучылар яшәячәк. Болар, нигездә, бюджет өлкәсендә һәм предприятиеләрдә эшләүчеләр. Екатерина Юртаева да якын арада яңа торакка күченергә ниятли. Биредә аңа барысы да ошый: ике бүлмәле квартирында зур кухня, суны чистарту өчен фильтр урнаштырылган, бүлмәләр иркен, шулай ук су, газ һәм электр исәпләү җиһазлары куелган. Подъездда уңайлы лифт, ишегалдында заманча балалар мәйданчыгы булу да куандыра.  
Ә менә идарәче компания Казанныкы икән. 49 нчы микрорайонда аның карамагына сигез йорт тапшырылган. Барлык сораулар буенча Студентлар урамындагы 13 нче йортка мөрәҗәгать итәргә була. Якын арада компания анда үз офисын ачачак.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X