Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җиңүче Казанга бара

Автомобиль йөртү осталыгы буенча конкурс 2011 елдан өлкәннәр көне уңаеннан уздырыла башлады һәм күркәм традициягә әйләнде. Беренче елда анда ЮХИДИ ветераннары катнашса, 2012 елдан барлык теләүчеләр көч сынаша.

Быел Түбән Камада «Автобабай» конкурсы «Түбән Кама автомәктәбе»ндә (ДОСААФ) үткән. Оештыручылары һәрвакыттагыча – Түбән Каманың ЮХИДИ һәм «Юлда йөрү иминлеге» бүлекләре.
Конкурс теоретик һәм гамәли өлешләрдән торган. Беренчесен компьютерда узганга катнашучыларга бераз авыррак булган, чөнки күбесенең анда эшләү тәҗрибәсе юк, «мышка» белән идарә итү дә авыр. Әмма гамәли этапны барысы да яхшы үтәгән, чөнки беләләр: юлда иң мөһиме – тизлек түгел, ә сыйфат һәм бер-береңә карата хөрмәт.
Алар хәзер дә актив тормыш белән яши, эшли, җәмәгать эшләрендә катнаша, яшьләрне тәрбияләүдә ярдәм итә. Күбесе – йөк машиналары, автобуслар йөртүче үз һөнәрләре осталары.
Юл кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирүдә беренче урынны Сергей Масленников алган («Түбән Кама ПАТП» ҖЧҖ), икенче урында – Юрий Посыпкин, «бронза» – Камил Сөнгатовта («УАТ-НКНХ» ҖЧҖ). Алар барлык сорауларга да дөрес җавап биргән, шуңа күрә урыннар тизлек буенча билгеләнгән.
«Автомобильне фигуралы йөртү» этабында иң оста йөртүче булып Ренат Котлыәхмәтов («Юл иминлеге» бүлеге) табылган, икенче урынны Сергей Зуйков алган («Түбән Кама ПАТП» ҖЧҖ), өченче урында – Юрий Посыпкин.
Гомуми нәтиҗәләр буенча, җиңүгә Юрий Посыпкин ирешкән, икенче урынга Сергей Масленников лаек булган, өченче урын Ренат Котлыәхмәтовка бирелгән. Юрий Посыпкин 1 октябрьдә Казан шәһәрендә узачак республикакүләм ярышларда шәһәребез данын яклаячак.
Барлык җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган. Ярышларның партнеры – «Эверест Авто»- автоүзәге генераль директоры Радик Насыйбуллин һәр катнашучыга сертификатлар бүләк иткән.
«Юл иминлеге» идарәсе матбугат хезмәте.

Фотолар e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X