Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иҗатында – туган җиргә мәхәббәт

Китап – бакча, ә язучылар – шул бакчаның гөлләре. Шагыйрь үз шигырен язганда тойган ләззәтен укучыларга яки тыңлаучыларга җиткерә алса гына бәхетле. Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче Рифкать Гаян улы Имаев иҗатына багышланган «Шагыйрь күңеленең биеклеге» дип аталган очрашу әнә шуңа ышандырды.

Түбән Каманың 45 нче яшьләр китапханәсе хезмәткәрләре, 7 нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары белән берлектә, Татарстан Язучылар берлегенең С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Язучылар берлеге әгъзасы Рифкать Имаев белән очрашу уздырды. Очрашу укучыларны язучыбызның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыруны күздә тотып оештырылган иде. Рифкать абыйның язу стиле халыкчан, гадилеге, эчке җылылыгы, ихласлыгы белән аерылып тора. Шагыйрьнең иҗатына туган җиргә мәхәббәт, дөнья иминлеге, телебезгә, хезмәткә, өлкәннәргә, кешеләргә ихтирам һәм тирән моң сеңгән. 
Кичә язучыбызның шигырь юллары белән башланып китте. Укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Рифкать абый үзенең балачагы, олы тормыш юлына аяк басуы, беренче тапкыр каләм тотуы турында да бик кызыклы итеп сөйләп бирде, кайчак шаярткалап, укучыларның күңелен дә күтәрде. Шул ук вакытта укучыларның бик талантлы булуларына сокланды, күп санлы сорауларына җавап кайтарды. Татар теленең киләчәгенә кагылышлы сорауларга җавап ишеткәндә, укучылар үзләренең киләчәк өчен җаваплы буын вәкилләре булуларына инанып утырдылар. «Үз телен, гореф-гадәтләрен саклап яшәгән милләт югалып калмаячак» – дип, язучы укучыларга үз фикерен җиткерде. Кичәбезнең кунагы белән якыннан аралашу, туган телгә, аның тарихына кагылышлы бай мәгълүмат укучылар хәтерендә истәлекле мизгел булып калды. 
Кичәбез азагында Рифкать Имаев укучыларыбызга уңышлар теләде, рәхмәтләрен җиткерде. Язучы белән очрашу мизгелләрен фотосурәткә дә төшердек. 
Р. МЕДЕТОВА, 45нче китапханә хезмәткәре. 
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев