Туган як

Иҗатыннан Аллаһ аермасын!

Тормышының һәр мизгелен, шатлыгын, борчуын үз йөрәге аша кичереп, илем, телем дип яшәүче каләмдәшләрем бар. Шуларның берсе - тугыз китап авторы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурзия Рәшит кызы Мирхазова. Мамадыш районы Түбән Козгынчы авылында туып үсеп, шунда белем алган чагында ук, ул үз алдына...

Тормышының һәр мизгелен, шатлыгын, борчуын үз йөрәге аша кичереп, илем, телем дип яшәүче каләмдәшләрем бар. Шуларның берсе - тугыз китап авторы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурзия Рәшит кызы Мирхазова.
Мамадыш районы Түбән Козгынчы авылында туып үсеп, шунда белем алган чагында ук, ул үз алдына гомерен сабыйларга багышлау бурычын куя. Түбән Кама педагогия училищесын, Яр Чаллы педагогия институтын тамамлап, 1987 елдан бирле мәктәпкәчә мәгариф системасында эшләп, гаҗәеп бай тәҗрибә туплаган белгеч балаларда туган илгә, туган телгә патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, «Аналарга мәхәббәт тәрбияләү», «Минем Ватаным - Татарстан», «Ана хисе», «Туган телем - Тукай теле», «Мин бәхетле гаиләм белән» дигән методик кулланмалар бастыра. Әлеге фәнни хезмәтләре күп тәрбиячеләрнең, укытучыларның өстәл китабына әйләнә. 2016 елда, татар һәм рус телләрендә басылып чыккан «Серле рәссам - Волшебный художник» дип аталган китабы, чын мәгънәсендә, балаларга зур бүләк. Тырыш хезмәтләре өчен Нурзия Мирхазова 2014 елда «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеменә лаек булды.
Туган җирен, авылын, аның табигатен ярату Нурзия күңелендә шигъри бөреләр булып уяна һәм ул йөрәге түреннән чыккан хис-кичерешләрен, кайгы-борчуларын буш вакытларында шигъри юлларга сала. Нурзия Мирхазова иҗатын тематик чикләр белән аеру мөмкин түгел. Тик шулай да аның иҗат үзәгендә өзлексез яңгырый торган берничә олы хис бар: ул - анага мәхәббәт, туган якка тугрылык, кешеләр, бигрәк тә хатын-кызлар язмышы өчен борчылу. Бу аның «Уяну» исемле китабында ачык чагыла.
Камиллеккә омтылу - чын шагыйрьләр халәте. Аның иҗатында бу үсеш күзгә күренеп тора. Ризаэтдин Фәхретдиннең «Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез», - дигән сүзләрен үзенә девиз итеп сайлаган Нурзия Рәшит кызы үзенең бөтен барлыгы, эчке дөньясы белән кешеләрне, бигрәк тә яшь буынны агартырга, дөрес тәрбия бирергә тугандыр. Әйдәгез, тормышка, яшәешкә үтә дә сизгер каләмдәшебез иҗатына ак юл, уңышлар телик!
Рәсимә НӘБИУЛЛИНА,
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе.
Үз җирем
Сездә ничек, бездә шулай,
Йөргәнем юк эзләнеп.
Чишмәләре янәшәдә,
Сулар эчәм тезләнеп.
Нигә миңа эссе яклар,
Кирәк түгел чүлләре.
Исән булсын яшел болын,
Туган якның күлләре.
Менәм дисәм, дәшеп тора
Тауга тартым үрләре.
Юк болында чәчәкләрнең
Нинди генә төрләре!
Сездә ничек, бездә шулай,
Мин - шушы җир баласы.
Үсү белән, шушы җирне
Булыр җырга саласы!
Туган ягыма
Чыкмый калмыйм кайткан саен
Авылым кырларына.
Җаным гашыйк туган якның
Шул тургай җырларына.
Дәшеп кайтарадыр мине
Шулар туган җиремә.
Әй, шул Шыя талларының
Шаулавы таң җилендә!
Кемгә - нәрсә, минем гел син
Керәсең төшләремә.
Илһам бирәсең җиңәргә
Иң авыр эшләремдә.
Ярсу язларга охшаган,
Ташый күңелем тулып.
Түгеләм шигырь юлына
Туган як моңы булып.
Язның бүген шундый көне:
«Апрель җитми, агып китми...»
Дип, җырлыйлар җырларда.
Әллә нигә шушы җырны
Мин яратам тыңларга.
Апрель җиткәч, ел да шулай
Елгада боз кузгала.
Үсеп җитми, ташлап китми
Туган йортын кыз бала.
Көтеп алган манзара бу -
Бар да елга буенда.
Берсе көлә, берсе моңсу,
Кемнең нәрсә уенда.
Бер читтәрәк берьялгызы
Басып тора кыз бала.
Язның бүген шундый көне-
Елга тулып боз ага...
Балалар өчен
Очкыч
Уйнапмы уйный өйдә.
Урамнан кергән киемнәр
Бар да эленгән чөйгә.
Бу уен мавыктыргыч,
Ясыйлар алар очкыч.
Камил планын сыза,
Раил кадаклар суза.
Төяделәр уенчыкның
Кирәклеләрен сайлап.
Пропеллер күчәрләрен
Куйгачтын бераз майлап,
Кереп утырды эченә
Айзилә, урын җайлап.
Әллә мотор кабындымы,
Пропеллер әйләнә.
Син, Айзилә, тик утырма,
Бор рульне, хәйләлә!
Ахры йөкне күп алганнар,
Летчик булганнар аңлый,
Кемгәдер төшәргә кирәк,
Юкса, кузгала алмый.
Камил, Раил алдан тарта,
Айзилә арттан этә.
Ә күктә әнә елмаеп,
Аларны кояш көтә.
Хыял
Гүзәл балачак илендә
Коенган-йөзгән чагым,
Керсез күңел җирлегенә
Энҗеләр тезгән чагым.
Хыял дигән ак болытта
Агамын офыкларга.
Я йолдызлар саныйм ятып,
Ак мендәрдәй ак карга.
Ачылып китә офыклар,
Әйтерсең, җиңел капка.
Салават күперләреннән
Чыккалыйм каршы якка.
Хыялланып алдым бераз,
Хыялый булмасам да.
Белемгә омтылыш шулай
Чагыла нәни җанда.
Нурзия МИРХАЗОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: