Туган як

Иҗатыбыз – бөек Тукайга!

Шәһәребездә Шигърият бәйрәме һәр ел саен Габдулла Тукай исемендәге ял һәм уку паркында, шагыйрьнең һәйкәле янында уза.

Быел, һәркемгә мәгълүм сәбәпләр аркасында, һәйкәл янында җыелу мөмкин түгел. Шуңа да карамастан, җирле шагыйрьләребез, иҗат итүдән туктамадылар. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, үзизоляция шартларында да ялкынлы шигырьләр язалар. Бу көнннәрдә алар «Шигърият атналыгы» игълан итеп, социаль челтәрләрдә #шигърият флешмобы башладылар. Флешмобта «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары һәм, гомумән, әдәбият сөючеләр, үзләре иҗат иткән шигырьләрне укып, видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыралар. Аңа шигърият сөюче һәркем кушыла ала. Видео язмаларны: #шигъриятатналыгы, #Каматаңнары, #Тукайрухыяшийөрәкләрдә хештеглары белән урнаштырып була.
 

Һәрчак яратам

Зәңгәр күкне ялгыз иңләгәндә,
Сыкраса да сынган канатым,
Каршы барып искән салкын җилгә,
Мин тормышны өзелеп яраттым.

Кара төннәр үтмәс кебек иде,
Алсу таңнар көтеп зар аттым.
Сыгылмадым көчле давылларга,
Мин яшәүне артык яраттым.

Гөлләремне кырау суккан чакта,
Мин язларны күбрәк яраттым.
Бу тормыштан инде ваз кичкәндә,
Яраларны бәйләр пар таптым.

Сарылганда җанга ялган гайбәт,
Көлүләрем белән тараттым.
Якын дуслар мине саткан чакта,
Дошманнарны күбрәк яраттым.

Упкын кырыенда әнкәм телем,
Илем, телем диеп җан атам.
Бар милләтләр җирдә тату яшик,
Мин, кешеләр, сезне яратам!
Рәсимә Нәбиуллина

Арабызда яшәрсең син

(Шагыйрь Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә)
«Киек казлар юлларыннан
Китәрмен бер инде», – дидең.
Син шигьрият дөньясының
Җаны идең, моңы идең.

Сиздерми дә китеп бардың,
Юк шул инде кайту кире,
Күзләрдәге яшен сөртә
Карты, яше, татар иле.

Үзәк өзгеч җырларыңда:
«Илем, халкым, әнкәй!», – дидең,
Сандугачлар булып сайрап,
Гүя гөлләр җыеп бирдең.

Була алырмы татарда
Синдәй тыйнак, бөек шагыйрь?
Сокланучы һәм сыктаучы –
Син Тукайдай – гасырга бер.

Булырмы соң синең кебек:
«Әнкәй!», – диеп өзелгәне?
Зурлап, назлап әнкәйләрне
Сагынып искә төшергәне?

Сүнмәс балкыш – шигырьләрең
Күңелләргә тора тулып.
Арабызда яшәрсең син,
Сайрап торган бер кош булып.
Рушания Габбасова

Күңелгә үрләп тор

Шатлык биреп балачактан,
Биләп алдың, сеңдең канга.
Сердәшем син, әй, шигърият,
Чәчәк аттың минем җанда!
Күңел түренә үрләп тор,
Йөрәктә дөрләп тор, шигырь,
Кеше аңына үтеп кер,
Җаннарны өтеп тор, шигырь.
Якты хисләргә азык бул,
Намуссыз җанга казык бул,
Матурлыкка һәйкәлләр сал,
Һәрвакыт бөек булып кал,
Әй, син, галиҗанәп шигырь!
Ралия Кәримова

«Кама таңнары»на йөрим...

Әдәби салонга йөрим,
Хәлем Аллага шөкер.
Без шунда илһам җыябыз,
Шунда килә уй-фикер.

Дөнья хәлен белешәбез,
Шигырь укый дусларым.
Монда беләбез дусларның
Әдәби уңышларын.

Ни җитте шигырь укысаң,
Ташлыйлар тетмәң тетеп,
Бу – безнең югары курс,
Безнең университет.

Өйрәндек ничек язарга,
Тәнкыйтьнең файдасы бар.
Бары тик ничек язмаска,
Әле өйрәнәсе бар.
Никифор Тукмачев

Шагыйрьне сагыну

Җир шарының көньягыннан,
Яз җилләре агыла.
Көтеп алам яз айларын –
Якын алар җаныма.

Кошлар сайрый өзеп-өзеп,
Гөрләвекләр җыр суза.
Иртә таңнан өй буенда
Тамчы бии кубызга.

Өмет белән ишәюләр
Көткәндә һәр ояда,
Аңлап халкың уй-хисләрен
Син тугансың дөньяга!

Шул чакларның моң-аһәңе
Безгә килеп тоташа.
Без карыйбыз бу җиһанга
Синең иҗатың аша.

Туган җирләр илһам биргән,
Моң алгансың халкыңнан.
Синең иҗат кыйммәт безгә –
Кыйммәт мәрҗән, алтыннан.

Шундый ай бу, һәр исәне
Кайта туган ягына.
Шушы көннәр җитте исә –
Күңел сине сагына!
Нурзия Мирхазова

Тел сагында

Туган телдә сөйләшмиләр оныклар дип,
Очрашкан саен без лаф орабыз.
Өйрәтәбезме оныкка татар телен?
Уйлап карагыз әле, без ни кырабыз?

Еллар үтәр, агар сулар, гомер узар,
Сакланып калырмы гадәт-йолабыз?
Авыллардан чыкканыбызны онытып,
«Внук» диеп сөйләшкән булабыз.

Әниләре вакыт тапмый йөдәсәләр,
Оныкларны өйрәтергә була көйләп,
Китап яки матур шигырь укып,
Үзебез белгән әкиятләрне сөйләп.

Тукай теленә мәхәббәт тәрбиялик!
Хөрмәтле әби-бабайлар, сезгә дәшәм.
Тел сагында бергәләшеп жиң сызгансак,
Татар дигән милләт мәңге яшәр!
Рәмзия Вәлиева

Наз булып кал идең

Алсу офыкларда моңлы аһәң –
Кошлар җыры (чыңы колакта)!
Отып алып, кушылып җырла идең,
Сагышларны куып еракка!

Кар челтәре аша умырзая
Бар хәяткә нурын сипкәндә,
Гөл сафлыгын күңлеңә сал идең,
Тик бер тамчы сөю көткәндә...

Челтер гөрләвекнең өлгерлеге,
Елгырлыгы хәйран иткәндә,
Ияреп аңа, бергә йөгер идең,
Җылы, йомшак җилләр искәндә!

...Язның гаярьлеге, дәрт-куәте
Ут үрләтсен янә күңелдә!..
Эх, яз булып, наз булып кал идең,
Йөрәгеңдә синең мәңгегә!..
Гөләндәм Галиева

Мәҗбүр итә алмыйм

Истә тотсак икән шуны
Һәркайсыбыз, туганнар,
Бары татар булсак кына
Аңлашыр безнең җаннар.

Кем килешә минем белән,
Кайсыгыз минем яклы?
Татарча сөйләшкән генә
Татар булырга хаклы.

Мәҗбүр итә алмыйм сезне,
Һәркем үзенчә хаклы.
Караны агартып булмый,
Каралтып була акны.

Татар булып калыр бары
Шуны аңлаган йөрәк.
Кимсенергә түгел безгә
Горурланырга кирәк.
Рифкать Имаев

Китмәм инде

Ничә тапкыр инде сине
Ташлыйм, дидем, кирәкми.
Ничә кабат тышауладым
Сиңа гашыйк йөрәкне.

Төннәремдә уятасың
Сагындырып, җирсетеп.
Бер сызлыйсың сулык-сулык,
Кайчак җанны җилкетеп.

Гыйшкым көчле, ташлый алмам,
Калдыра алмам сине.
Инде ныклап кагылгандыр
Миңа шигърият җене.

Башка әмәлем юк икән,
Китмәскә кылдым ният.
Ташлап бумый икән сине,
И, гүзәлем, шигърият.
Фәнүзә Сабирова

Язлар алып килә Тукайны

Һәр яз саен игенче ашыга
Сайратырга сабан тургаен.
Апрельдә чыкканчы басуга
Татар искә ала Тукаен.

Халык бүген чәчәкләргә күмә
Аның сыны булган һәйкәлне.
Хезмәткә – дәрт, күңелгә моң бирә,
Тукай рухландыра һәркемне.

Туңган күңелләрне ул җылыта
Яз кояшы кебек биектән.
Шигырь бөреләре бүген шыта,
Моң агыла һәрбер йөрәктән.

«Туган тел»не, «Тәфтиләү»не суза,
Зурлый халык газиз улкаен.
Шигърияттә бүген сынау уза
Оныклары бөек Тукайның
Рәфыйк Әхмәдиев

Тукай моңы

Апрель аны җиргә бүләк иткән,
Яз сулары ташып акканда.
Халык аны кочагына алган,
Тормыш дулкыннары какканда.

Апрель бүләк итсә, шул ук апрель,
Өзгән чәчәк кебек гомерен.
Һәр яз саен шаулап чәчәк атып,
Гөлгә күмә Тукай каберен.

Аңа тиңнәр юктыр бу җиһанда,
Исемнәре аның җуелмас.
Еллар үткән саен хөрмәт арта,
Һәйкәленә эзләр суынмас.

Шигърияттә һәр ел сынау үтә
Оныклары, ул һәм кызлары.
Онытылмас Бөек Тукай моңы,
Онытылмас – Тукай Кырлае.
Анастасия Усачева

Моңнар илендә калам

Тыныч кына яши алмыйм,
Утта-ялкында янам.
Ярсый-ярсый тибә йөрәк,
Моңнар илендә калам.

Миндә генә булмасын моң,
Сезнең күңелгә салам.
Җырлыйк әле бергәләшеп,
Моңнар илендә калам.

Тирә-юньдә хозурлыклар,
Чәчәкле яшел алан.
Кагылмагыз хисләремә,
Моңнар илендә калам.

Мин бит синең шигъри җанлы,
Моңлы бер газиз балаң.
Чакырмагыз, юк кирәкми,
Моңнар илендә калам.

Язларымда күккә ашып,
Ләйсәннәр булып явам.
Гомерлеккә гашыйк булып,
Моңнар илендә калам.
Нәфисә Баязитова

Туган ягым – Татарстан

Туган ягым минем, Татарстан,
Син чәчәкләр белән үрелгән,
Йөрәкләрдә булган якты хисләр
Иртәнге нур кебек сибелгән.

Иртән торсам, синең кырларыңда
Тракторлар эшли, гөрләшә.
Кичкә таба синең калаларың
Бер-берсенә дуслык өләшә.

Аңлатамын яратуларымны
Яшел үләннәрне, кырларны,
Шәһәрләрне, урман-тугайларны,
Күккә ашкан биек йортларны.

Мин яратам синең табигатьне,
Кышкы суыкларны, буранны,
Җәйге эсселекне, яңгырларны,
Көзге айда уңыш җыйганны.

Мин рәхмәтле, Чебенледә туып,
Ык суларын эчеп үскәнгә.
Олыгаю хәзер килә миңа,
Шатлык белән аны көткәнгә.
Роза Шәехова

Алсуга

Син Такташ Алсуы түгел,
Сөйгәнеңнең Алсуы.
Йөзләреңдә нурлар балкый,
Күңелең чиста таң суы.

Елмаеп бер карауларың,
Һәркемне әсир итә.
Акыллы шаян сүзләрең,
Барысына тәэсир итә.

Уңганлыгың, булганлыгың,
Күтәрә күңелләрне.
Синең тарафка тартыла,
Битараф түгелләре.

Мәшәкатьләр борчыса да,
Безне иртәсен, кичен.
Яхшы кәефкә юл бир син,
Начарын читкә күчер.
Нурулла Гаптуллин

Яз кызы

Кояш нурларында назланып,
Толымнарын җилдә таратып,
Ашыга-ашыга килә яз кызы,
Елгаларның бозын таркатып.

Сары чәчкә белән бизәп куйган,
«Үги анна» ярның битләрен.
Керфекләрен йомып, тыныч кала,
Гашыйкларны көтеп кичләрен.

Гөрләвекләр көен тыңлый-тыңлый,
Парлап оя кора кошлар да.
Басуларны мактап җырлар өчен,
Кайтып җитәр, тиздән тургай да.
Әлфия Сибгатуллина.

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары Тукай һәйкале янында/ архив фотосы/ 2017ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: