Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иҗат серләренә төшендерде

Шәһәребезнең 10 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбендә күренекле язучы Нәҗибә Сафина белән очрашу кичәсе узды.

«Милли моңыбызның бер кылы» дип исемләнгән әлеге кичәгә шигърият сөючеләр, шәһәребезнең «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, шәһәр китапханәләре хезмәткәрләре, мәктәпләрнең татар теле мөгаллимнәре, 10 нчы мәктәпнең шигырьләр язарга омтылышы булган, шигърияттә тәүге адымнарын ясаучы укучылары, шәһәр мәгариф идарәсенең милли бүлек хезмәткәрләре – барлыгы 270 кеше җыелган иде.
Нәҗибә Сафина «Кош теле», «Таң кошы», «Мәче фәлсәфәсе», «Әллә-лә китабы», «Әгәр дә уйлаганда», «Камка һәм яфрак», «Аккош күле», «Нарат нигә энәле?» һ.б китаплары, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, публицистик уйланулары белән китап сөючеләргә яхшы таныш. Ул, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә укучылар, тәрбиячеләр, укытучылар белән очрашуларда даими катнашып, тәрбия эшләре, әдәбиятны пропагандалау өлкәсендәге эшчәнлеге белән халык ихтирамын яулаган талантлы шагыйрә, балалар әдибе, прозаик, ялкынлы публицист.
Әлеге очрашуның максаты Нәҗибә апа Сафинаның иҗаты белән танышу һәм шуның белән беррәттән язарга теләге булган укучыларга этәргеч бирү, иҗат серләренә төшенергә омтылыш тудыру иде.
Залыбыз шигырь яратучылар белән тулды. Кичә гөрләп үтте! Нәҗибә апа Сафинаның шигырьләрен дә укыдылар, җырга әверелгән «Шүрәле, Шүрәле» җырын да башкардылар, «Бер биедем туйганчы» шигыреннән соң татарча рәхәтләнеп биеп тә алдылар. Кичәбез сорау-җавап рәвешендә бик күп мәгълүматлы, кызыклы узды. Үз шөгыленең остасы, Татарстанның һәм Башкортстанның күренекле шагыйрәсе белән күзгә-күз карашып сөйләштек, иҗаты белән таныштык, шигырьләрен тыңлап сокландык.
Кичәнең ахырында, очрашуда катнашучылар бөтенесе аягүрә басып «Туган тел» җырын башкардылар, истәлеккә фотосурәткә төштеләр.
Бу очрашу күңелләребездә озак сакланыр, мәктәбебез тарихына кереп калыр!
Рәмзия ХӘКИМОВА, 10 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев