Туган як

Иң яхшысын ачыклыйлар

Россия эчке эшләр министрлыгы игълан иткән «Халык участок инспекторы» конкурсының икенче этабы башланды. ТРның эчке эшләр министрлыгы сайтында һәркем тавыш бирә ала. Түбән Кама данын, участок инспекторы, полиция капитаны Ленар Ибраһимов яклый.

Тавышны 16.мвд.рф сайтында 16 октябрьгә кадәр биреп була. Иң күп тавыш җыючылар финалда – Бөтенроссия этабында катнашачак. Анысы, 1-10 ноябрьдә булыр дип көтелә. Полиция участок инспекторы көне уңаеннан бүләкләү 17 ноябрьгә билгеләнгән.
Полиция капитаны Ленар Ибраһимов 56 нчы участокта (1119 кешегә) хезмәт күрсәтә. Соңгы сигез ай эчендә аның участогында 13 җинаять теркәлгән: шуның 10сы ачылган, 121 административ хокук бозу очрагы ачыкланган, 15 бүләге бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: