Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иң яхшылар сайланды

Түбән Камада сәламәтлекләре ягыннан физик мөмкинлекләре чикле кешеләр спартакиадасы узган. Ул «Ярыш» күпфункцияле залда үткәрелгән.

Бу ярышлар 22 нче тапкыр оештырыла. Катнашучыларның күбесе турнирларда көчләрен бала чакларында ук сынаган. Оештыручылар зур бәйрәм әзерләгәннәр. Башта җирле артистлар, аннары «нык ихтыярлы» кешеләр чыгыш ясады. Кемдер җырлады, кемдер, хәтта, биеде.
Спартакиадага барлыгы 50 дән артык спортчы җыелды. Үз көчләрен алар шашка уенында, армрестлингта, йөгерүдә һәм башка ярышларда күрсәтте. «Иң-иң яхшы» дигәннәре 11 августта узачак җиңел атлетика буенча Татарстан чемпионатында катнашачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев