Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иң яхшылар гына барачак

29 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Түбән Каманың Халык иҗаты йортында Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Чыршы бәйрәме узачак. Анда шәһәр һәм район мәктәпләрендә белем алучы 7-14 яшьлек укучылар катнашачак.

Мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Мөбарәкшина әйтүенчә, бәйрәмгә чакырылган 700 бала арасында төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүгә ирешүчеләр, шәһәрнең җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар, опекага алынганнар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар бар.
25 декабрьдә 10-16 яшьлек 140 укучы Казанга Татарстан Президентының Чыршы бәйрәменә барачак. Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсенең әйдәп баручы белгече Диана Фәезова әйтүенчә, алар – республика һәм Россия күләмендәге олимпиадаларда, бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңүгә ирешкән балалар. Чара «Татнефть - Арена»  спорт комплексында булачак.
24 декабрьдә Татарстан кадет корпусының 20 укучысы Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең Чыршы бәйрәмен күрә алачак. Чара Түбән Новгородта узачак. Россия һәм халыкара бәйгеләрдә җиңүләргә ирешкән балалар Мәскәүгә Кремль Чыршысына барачак
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев