Туган як

Иң яхшы солдат

Түбәнкамалы Вадим Струминский Мәскәүнең 154 нче аерым комендант Преображенский полкының иң яхшы солдаты дип игълан ителгән. Хәрби бурычын үтәгән егетләр белән саубуллашу тантанасы Билгесез Солдат каберендә узган.

Иң яхшы солдат дәрәҗәсе Вадимга саубуллашу тантанасында полк исеменнән сөйләү һәм әләмне үбеп алу мөмкинлеге бирә. 
Ул армиягә кадәр берничә ел НТРның «Яңалыклар» хезмәтендә эшләде, хәрби хезмәткә генә түгел, эшенә дә җаваплы карады. 
18 октябрьдә армиядә хәрби хезмәтен тәмамлаган 20 егетнең җидесе – түбәнкамалы. Алар туган якларына ноябрь башларында кайтырлар дип көтелә.  
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: