Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иң яхшы янгын сүндерүче

Нижний Новгород шәһәрендә Идел буе федераль округының иң яхшы янгын сүндерүчеләрен - «Созвездие мужества» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында Түбән Камадан Яков Тазов та бар. Яков Григорьевич менә унсигез ел инде «Нижнекамскнефтехим» тер-риториясендәге 47нче янгын сагы частенда эшли. 2012 елдан башлап, янгын сүндерүчеләрнең һөнәри осталык конкурсларында өч мәртәбә - республика,...

Нижний Новгород шәһәрендә Идел буе федераль округының иң яхшы янгын сүндерүчеләрен - «Созвездие мужества» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында Түбән Камадан Яков Тазов та бар.
Яков Григорьевич менә унсигез ел инде «Нижнекамскнефтехим» тер-риториясендәге 47нче янгын сагы частенда эшли. 2012 елдан башлап, янгын сүндерүчеләрнең һөнәри осталык конкурсларында өч мәртәбә - республика, ике мәртәбә - Идел буе федераль округы һәм бер мәртәбә Россия күләмендә җиңүләр яулады. Төрле елларда алган икенче һәм өченче призлы урыннары да күп. Менә шуңа күрә, аны Идел буе федераль округында үткәрелгән «Созвездие мужества» конкурсында җиңүче дип тапканнар. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының (МЧС) Идел буе региональ үзәге начальнигы, эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин шәһәрдәшебезне котлап, истәлекле бүләкләр - коткарылган кыз баланы күтәргән янгын сүндерүче статуэткасы, җиңүче дипломы һәм кул сәгате тапшырган.
Шунысы да игътибарга лаек: әлеге һөнәри осталык конкурсларында ярышучылар арасында Тазов, гадәттә, иң өлкән яшьтәгесе була. Киләсе елның 12 гыйнварында 55 яшен тутырачак Яшаның (дуслары аны үз итеп, шулай дип йөртә) бүген дә егетләр кебек булуы гаҗәп түгел, чөнки ул гомер буе спорт белән дус. Көрәшнең өч төре буенча (ирекле, классик һәм милли) Россиянең спорт остасы исемен йөртүче бу керәшен егетенең төрле ярышларда һәм Сабантуйларда катнашып, күп мәртәбә җиңүләр яулаганын спорт сөючеләр яхшы белә. Көрәш келәменнән әле хәзер дә киткәне юк, соңгы ике елда Түбән Кама Сабантуенда көрәш ветераннары арасында җиңүче булды ул.
Яков Григорьевич көрәш белән үзе шөгыльләнеп кенә калмый, төп хезмәтеннән буш вакытларда, кичләрен тренер булып эшләргә дә өлгерә әле, моның өчен тиешле белеме дә, тәҗрибәсе дә бар. Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә ирекле көрәш буенча ике төркем туплап, шулар белән күнегүләр уздыра, ярышларга әзерли һәм өйрәнчекләренең уңышларын күреп шатлана.
Билгеле, Яша эш белән генә яшәми, ул үрнәк гаилә башлыгы да әле. Хатыны Людмила белән менә дигән ике малай үстерә алар. Олысы Максим - Мордовия республикасы башкаласы Саранск шәһәрендәге медицина институты студенты (анда укыган өчен түләү Казандагы белән чагыштырганда шактый кимрәк, дип аңлатты әтисе), ирекле көрәш буенча үз авырлык үлчәвендә Мордовия чемпионы булырга да өлгергән инде - көрәшче каны үзенекен итә... Ә кечесе Данил шәһәребездәге 25 нче мәктәптә укый, футбол белән шөгыльләнү һәм музыка мәктәбендә гитарада уйнарга өйрәнү өчен дә вакыт таба. Башкача ничек булсын -барысына да өлгерә торган Яков Тазовның уллары бит алар!
Виктор ШАДРИН.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев