Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иң «начар» ишегалларын яңарталар

Түбән Камада «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Хәзерге вакытта 37 ишегалдын­да эшләр бара. Нигездә, юллар төзекләндерелә, машина кую урыннары киңәйтелә, спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары оештырыла, яктырткычлар куела.

Гагарин урамындагы 34 нче, 36 нчы һәм 38 нче йортларда яшәүчеләр эшчеләрне мактыйлар.

– Юлны яңартуларын күптән көттек, ишегалдын да матур итеп күрәсе килә. Кышын проект бу­енча очрашулар узганда, безнең тәкъдимнәребезне дә исәпкә ал­дылар, – ди 36 нчы йорт өчен җаваплы Фәридә Нигъмәтҗанова.

– Бу программа – уникаль. Ул шәһәргә, кешеләргә бик кирәк. Быел төзекләндерү эшләре Химиклар урамындагы 57 нче йортка да керүенә шулкадәр шатлана­быз, – ди 30 нчы микрорайон территориаль-иҗтимагый үзидарә со­веты рәисе Раилә Садыйкова.

Шәһәрдә, Кама Аланы һәм Кызыл Чишмә бистәләрендә, Олы Афа­нас һәм Сухрау авылларында быел барлыгы 67 ишегалды (108 йорт) яңартылачак.

Ә менә Тынычлык урамындагы 30 нчы йортта яшәүчеләр тагын ике ел көтәргә мәҗбүр икән. Ише­галларындагы юлда тирән чо­кырлар, өлкән һәм яшь балалы әниләр өчен йөрергә авыр булса да, шәһәр җитәкчелеге бу йорт­тан да начаррак урыннар бар дип саный.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X