Туган як

«Иң мөһиме – ышаныч»

Дәүрия Якупова 31 яшенә кадәр инде күп кенә хыялларын тормышка ашырган. Аның яраткан эше, дуслары бар. Өч ай элек ул парашюттан да сикергән. «Балалар церебраль параличы» диагнозы булып та, һәрчак шат күңелле, ачык йөзле, актив Дәүриягә сокланмый мөмкинме?

Дәүрия Якупова Мөслим районының Баланлы авылында өченче бала булып дөньяга килгән. Тугач та озак та үтми, сабыйга «балалар церебраль параличы» диагнозы куела. Бәхеткә, анда бу авыруның җиңел формасы. Әмма кайбер үзенчәлекләре сиздереп тора: бармакларда, сөйләшүендә бераз үзгәрешләр бар.
– Кечкенә чакта башкалардан аерылам дип уйламый идем. Аннары игътибар итә, үземне башкалар белән чагыштыра башладым. Мәктәптә дә миңа карата яхшы мөнәсәбәттә булдылар: барлык балалар үзебезнең авылдан бит, – дип исенә төшерә Дәүрия.
11 нче сыйныфны тәмамлагач, кыз Әлмәткә Икътисад, идарә итү һәм хокук институты филиалына документларын биреп, сынауларны узып, педагогика һәм психология факультетына укырга керә. Аннары читтән торып укуга күчә. Тормышы авыр була. Әмма максатчанлыгына шаккатарсың! Апасының танышы тәкъдим иткәч, тәвәккәлләп, моңарчы бармаган һәм күрмәгән Түбән Камага килә. Башта танышы квартирында, аннары бер бүлмә табып, аның өчен акча түләп яши. Инвалид кешегә эш табуның ничек кыен икәнен үз җилкәсендә татый ул. Шуңа күрә аларны «нык ихтыярлы» кешеләр дип йөртү дөрестер дә. Күпме оешма бусагасын таптый...  Әмма юлында һәрчак ярдәмчел кешеләр очрап торган. Эшкә урнашканда «прописка» кирәк дигәч тә, бер белмәгән кеше ризалашып, ярдәмгә килә. Ничек кенә кыен булмасын, Дәүрия укуын ташламый. Пенсия акчасын җыеп, укуына түләп бара. Ә инде институтны тәмамлагач, дипломлы белгеч «Надежда» мәктәп-интернатына социаль педагог булып урнаша.
Аның җитешмәгән эше юктыр. Спорт белән бик дус. Тренажерлар залында шөгыльләнә, йөгерә, чаңгыда йөри. Республикакүләм чемпионатта ике ел рәттән чаңгы ярышларында катнашып, икенче һәм өченче урыннар алган.
Июльдә ул балачак хыялын тормышка ашыра – парашют белән сикерә. Минзәләдә инвалидар өчен «Күк йөзе һәркем өчен» программасы тормышка ашырылуын ишеткәч тә, гариза яза. Ә инде чакыру килгәч, шатланып туя алмый. Туганнарының, танышларының: «Ник кирәк ул сиңа?» – диюләренә дә игътибар итми.
– 4000 метр биеклеккә күтәрелергә кирәк. Моңа кадәр самолетта очканым юк иде. Күтәрелгәч тә, куркып калдым. Әмма янымда инструктор бар иде. Сикереп, парашют ачылгач, ул: «Күзләреңне ач, тирә-юньне кара», – диде. Чыннан да, тирә-якта нинди гүзәллек! Янәшәдәге болытларны тотып карыйсы килә, аста ямь-яшел җир, зәңгәр елга. Аны үз күзләрең белән күрү кирәк. Бу хисләрне кабат кичерәсе килә. Мөмкинлек туса, бәлки тагын сикерермен, – дип, тәэсирләре белән уртаклаша Дәүрия.  
Ул төрле конференцияләрдә, форумнарда еш катнаша. Мәсәлән, җәен башка түбәнкамалылар белән Самара өлкәсенә «Иволга» яшьләр форумына барып кайткан. Катнашучылар 10 көн буе палаткаларда яшәгән. «Нык ихтыярлы»лар өчен аерым палатка корылган. Башкалар җирдә йокласа, алар өчен караватлар куелган. Аерым шартлар шуның белән чикләнгән. Аларга: «Сез бәллүр савыт түгел, барыбыз өчен дә шартлар бер», – дигәннәр. 
– Ә андагы үзенчәлекле кешеләр арасында бөтенләй «авыр» булганнары да, йөрмәүчеләре, авырлык белән сөйләүчеләре бар иде. Бирешмиләр, актив тормыш алып баралар. Төрле проектлар уйлап табалар, аларны тормышка ашыру буенча эшлиләр. Иң мөһиме – булдыра алачагыңа ышану, – ди Дәүрия. 
Ул Түбән Каманың «нык ихтыярлы» кешеләрен үзендә туплачаяк «Рубаха» үзәге проекты белән төрле шәһәрләрдә чыгыш ясый. Биредә үзенчәлекле кешеләр җәмгыятьтә үзләрен иркен тотарга өйрәнә, аралашу мөмкинлегенә ия була. «Рубаха»га теләсә кем килә ала. Иң мөһиме – тормышында нәрсәгә дә булса ирешү теләге, омтылышы булсын. Ул элекке перинаталь үзәк бинасында урнашкан. Әлегә анда ремонт эше бара. Әмма, кызганыч, проектны тулысынча тормышка ашырырга акча җитмәү мөмкинлек бирми. Дәүрия әйтүенчә, мондый урыннар бик кирәк. Чөнки күп кенә физик мөмкинлекләре чикле булганнар өйдә утыра. 
– Аларның өметләре өзелгән, җәмгыятьтә үзләрен кирәксез дип саный. Эшкә алырга да ашыкмыйлар бит. Мондый кешеләргә ярдәм итәргә, тормышка алып кереп китәргә кирәк. Шул ук вакытта араларында гаҗәеп нык ихтыярлы, актив кешеләр бар: Фәнгиз Мөхәммәдиев программист булып эшли, спорт ярышларында катнаша. Ә «эшкә яраксыз» төркеменә кертелгән Андрей Трофимов көченнән килгәнчә эшли, спорт залыннан чыкмый да, – ди Дәүрия.
Социаль педагог буларак, ул үзенчәлекле балалар һәм аларның ата-аналары белән тыгыз аралаша. Аның фикеренчә, физик үзенчәлекләренә игътибар итмәгәндә, инвалид һәм сәламәт балалар бер-берсеннән аерылмый. Шул ук яшь үзенчәлекләре, шулай ук шаяралар, уйныйлар...Тик беренчеләренә игътибар күбрәк кирәк, шартлар тудырылырга тиеш. Сыйныфларда да балалар саны аз. Шул ук вакытта гади мәктәпләрдә укый алырдайлары да бар. Мәсәлән, акыл ягыннан сәламәт, физик яктан «авыр» булмаган балалар башкалар белән бер дәрәҗәдә белем ала алыр иде. Әмма җәмгыять моңа әзерме? Дәүрия әйтүенчә, җәмгыятьтә кешеләр үзләре янында башка төрле кешеләрне кайчак кабул итә алмый.
– Кайчак ниндидер оешмага барып яисә урамда ни дә булса белешергә, сорарга кирәк. Менә шунда сиңа булган мөнәсәбәтне ачык күрәсең. Инвалидлар белән аралашучы, эш итүче яки тәрбияле кешеләр тиешенчә кабул итәләр, кайберәүләр сиңа я юләргә караган кебек карыйлар, я бөтенләй тупас кыланалар, – ди ул әрнеп. 
Әмма Дәүрия бирешми, тулы тормыш белән яши. Хыялларын тормышка ашыруын дәвам итә. Чөнки үзе әйтүенчә, хыял булмаса, тормыш та бетә. Дәүлиягә канатлы яңа хыяллар, барлык эшләрендә уңышлар телик. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: