Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Иң матур тел – туган тел»

И.Х.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда якташыбыз, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесенә багышланган кичә һәм «Көйле, моңлы татар җыры - 2019» бәйгесе гала-концерты булды. Башка елларда аерым үткәрелүче әлеге ике зур чараны быел бер үк көндә, бер үк вакытта оештырганнар.

Кичәгә ике чараны берләштерүче «Иң матур тел – туган тел, иң моңлы көй – милли көй» дигән бик матур гына исем дә тапканнар. Инде тагын бер үзенчәлеген билгеләп үтәргә кирәк: мәгълүм булганча, бу ел илебез күләмендә – «Театр елы», ә Татарстанда исә «Эшче һөнәрләр елы» буларак билгеләп үтелә. Бәйрәм дә шуның кысаларына яраклаштырып уздырылды.
Разил Исмәгыйль улы премиясенә бәйге яшь иҗатчыларны танытырга, аларның осталыкларын үстерергә ярдәм итә. Ул быел 21 нче мәртәбә уздырыла. Шунысы куанычлы: ике дистә елдан артык даими оештырылучы бәйгенең популярлыгы арта гына бара. Мәктәп укучылары әдәби иҗатка елдан-ел күбрәк тартыла.
Кичәне ачып, алып баручылар шәһәрнең һәм районның төрле мәктәпләрендә укучы әдәби иҗат белән шөгыльләнүче балаларны сәхнәгә чакырдылар. Эльмира Рәхмәтуллина, Ильяс Гыйниятуллин, Алинә Галиуллина, Камилла Шакирҗанова, Әминә Шәрифуллина, Камилә Ялалова, Алия Хәмәтованың үзләре язган шигырьләрне сәнгатьле итеп укуларын тамашачылар һәм бәйрәм кунаклары алкышларга күмде.
Бәйгенең иң дулкынландыргыч мизгеле – төрле номинацияләрдә җиңү яулаган каләм тибрәтүчеләрне бүләкләүдер, мөгаен. 
Бәйгенең икенче турында җиңүчеләр Әминә Шәрифуллина (5 нче мәктәп), Дания Гарипова (15 нче мәктәп), Илнур Нуриев (9 нчы мәктәп), Камилия Гыйльманова (33 нче мәктәп), Әдилә Яхина (9 нчы мәктәп), Ильяс Кәлимуллин (Каенлы авылы мәктәбе), Гадел Сибгатов (2нче мәктәп), Гүзәл Якупова (25 нче гимназия), Азамат Хәйретдинов (Кадетлар корпусы), Гөлия Хәкимуллина (Түбән Уратма мәктәбе), Зилә Гыйлаҗетдинова (27 нче мәктәп), Камилә Мелкозерова (33 нче мәктәп), Эльмира Рәхмәтуллина (8 нче мәктәп), Алинә Галиуллина (31 нче мәктәп), Камилә Ялалова (36 нчы мәктәп) сәхнә түрендә урын алдылар.
Менә алып баручы быелгы бәйгенең төп җиңүчеләрен игълан итте. Өченче урынны алган Зур Афанас урта мәктәбенең 7 нче сыйныфы укучысы Алия Әхмәтовага, икенче урынга лаек булган 7 нче мәктәпнең 8 нче сыйныфы укучысы Камилла Шакирҗановага һәм беренче урынны алган 35 нче лицейның 7 нче сыйныфы укучысы Ильяс Гыйниятуллинга бәйге хуҗасы Разил Исмәгыйль улы тамашачыларның көчле кул чабулары астында үзенең бүләкләрен тапшырды.
«Егерме елдан артык вакыт эчендә бу бәйгедә ике меңнән артык бала катнашты. Мин беләм: Татарстанда, гомумән, Россиядә ике мең язучы була алмый. Әмма ләкин бу балалар шигырь-хикәя язып, үзләренең күңелләрен сафландыралар, рухларын баеталар. Чөнки шигырьләр гел яхшылыкка, матурлыкка гына өнди. Әгәр бала кечкенәдән күңелендә шундый матурлыкны туплый ала икән, димәк, аннан беркайчан да начар кеше чыкмаячак. Аларның һәрберсеннән дә, иң беренче чиратта, тәрбияле, яхшы кешеләр чыгачак. Шуннан да зуррак бәхет бармы икән?! Бу конкурсның максаты да һәр баланы яхшылыкка, матурлыкка өндәү», – диде халык шагыйре Разил Вәлиев үзе.
Җиңүчеләр хөрмәтенә 7нче мәктәпнең 1-4 нче сыйныфы укучылары «Гүзәл туган ягыбыз» җырын башкардылар.
Әдәби-музыкаль кичә моның белән генә тәмамланмады, шунда ук аның икенче өлеше – «Көйле-моңлы татар җыры» бәйгесенең гала-концерты башланды. Уку елы башында ук мәктәпләрдә киң колач алган әлеге бәйгедә быел Түбән Кама муниципаль районы шәһәр һәм авылларыннан 1020 укучы бала, ягъни 30 җыр коллективы, 24 ансамбль үзара милли җырларыбызны башкару осталыгында көч сынашкан. 
2019 ел – Татарстанда «Эшче һөнәрләр елы» дип игълан ителгәнлектән, «Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесе үз репертуарына шушы темаларга багышланган җырларны сайлаган. Шуңа күрә, тантана башлануга ук, 29 нчы мәктәп укучылары «Укытучым», 11нче мәктәп укучылары «Мин – шофер» җырын башкардылар. Ә «Яңа гасыр татар яшьләре» җыры 13 нче мәктәпнең 5-8 сыйныфы укучылары башкаруында яңгырады.
Әлбәттә, залда утыручылар узган уку елында җиңү яулаган коллективларга Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Мәҗит улы Ганиевнең матди ярдәме белән тектерелгән милли киемнәрне тәкъдим итүне, «Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесенә йомгак ясалуны һәм җиңүчеләрнең исемнәрен игълан итүне зур түземсезлек белән көттеләр. Бу көнне бирегә җыелуның төп сәбәбе дә нәкъ менә шул иде.
2018-2019 нчы уку елында ансамбльләр арасында беренче призлы урынга Балалар сәнгать мәктәбе укучылары лаек дип табылган, алар 8 милли киемгә ия булганнар. 7-8 нче сыйныф укучылары арасында  беренче призлы урынга 31 нче гимназия укучылары лаек булган, алар да 8 милли кием тектергән. 
«Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесендә җиңү яулаган коллективларга дипломнарны бәйгене оештыручы һәм аның иганәчесе Рөстәм Ганиев тапшырды.
Сәхнәгә шулай ук төрле номинацияләрдә җиңү яулаган һәм призлы урыннарга лаек булган коллективларның музыка җитәкчеләрен дә чакырдылар. 
1-4 нче сыйныф укучылары арасында «Җырлы балачак» номинациясендә 10 нчы мәктәп (җитәкчеләре – Фәйрузә Әһлиева) һәм 3 нче мәктәп укучылары (Валентина Мещанова); 5-8 нче сыйныф укучылары арасында «Серле ноталар» номинациясендә 8нче лицей (Анатолий Коротков), 18 нче мәктәп (Светлана Шәехова), 26 нчы мәктәп (Наталья Терентьева), 25нче гимназия (Светлана Пшеворская) һәм 27нче мәктәп (Алсу Александрова) җиңү яулаган.
Ансамбльләр арасында 10нчы мәктәп (җитәкчеләре – Фәйрузә Әһлиева), 25 нче гимназия (Светлана Пшеворская), 11нче мәктәп (Миләүшә Шәфигуллина, Эльвира Вәлиәхмәтова); Иске Чишмә мәктәбе (Рәмилә Әхмәтова); Зур Афанас мәктәбе (Сания Әхмәтова) «Былбыллар тугаенда» номинациясе ияләре булганнар.
Хор коллективларыннан өченче призлы урынга 1-4 нче сыйныф укучылары арасында 7 нче мәктәп укучылары (җитәкчеләре – Гөлия Вәлиуллина, Гүзәлия Шәрипова); 5-8 нче сыйныф укучылары арасында – 13 нче гимназия (Лилия Зиннәтова, Илсөя Фәттахова); 14 нче лицей (Инга Короткова, Сәмәрә Әбуярова) лаек булган.
Ансамбльләр арасында 29 нчы мәктәп (җитәкчеләре – Александр Серов, Ләйсән Хәнәфиева) һәм И.Х.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сарае укучылары (Ирек Хәтбуллин) өченче призлы урынны яулаган.  
Җыр коллективларыннан 1-4 нче сыйныф укучылары арасында – 11нче мәктәп (җитәкчеләре – Миләүшә Шәфигуллина, Эльвира Вәлиәхмәтова); 5-8 нче сыйныф укучылары арасында 35нче лицей (җитәкчеләре – Диана Зевакина, Гөлнар Галиева, Ләйсән Хөснетдинова) икенче мактаулы урынга ия булганнар.
Ансамбльләр арасында икенче урынны 7 нче мәктәп укучылары (җитәкчеләре – Гөлия Вәлиуллина) яулаган.
«Абсолют җиңүче» титулына ансамбльләр арасыннан Балалар сәнгать мәктәбенең М.Җәлил исемендәге 1 нче гимназиясе бүлеге укучылары ия булды. Аларга Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге һәм Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе исеменнән «Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесенең I дәрәҗә лауреат дипломы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге исеменнән акчалата премия тапшырылды. Бүләкләрне Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлфия Шәмшетдинова кабул итеп алды.
«Иң матур тел – туган тел, иң моңлы көй – милли көй» әдәби-музыкаль кичәсендә бүләкләү тантанасы җыр, бию, музыка белән үрелеп барды. Тамашачылар алдында Балалар сәнгать мәктәбе ансамбле, «Сердәш» ансамбле, «Мирас» бию коллективы һ.б. балалар иҗат коллективлары чыгыш ясадылар.
Фотода: яшь курайчылар «иң моңлы көй – милли көй» булуын расладылар.
Альберт Муклаков фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев