Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иң-иңен сайладылар

Түбән Камада «Татарстан – чәчәк атучы төбәк» проекты кысаларында "Милләт гүзәле" конкурсы узды.

Халыклар дуслыгы йортының актлар залы төрле яшьтәге җанатарлар белән туп-тулы иде. Һәркем үз кызы, оныгы, сыйныфташы сәхнәгә чыгуын түземсезләнеп көтеп тора. Ә аерым бүлмәдә кызлар биюләрен, җырларын, әйтәсе сүзләрен кабатлый. Берсеннән-берсе чибәр гүзәл затлар – милли киемнәрдән.
Сүз уңаеннан, Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов әйтүенчә, конкурс үзбәк милли оешмасының быел откан грант акчасына оештырылган. Аның максаты – яшьләрнең үз милләте, тарихы, гореф-гадәтләре турында
онытмавы. Максатлар конкурс биремнәрендә чагылыш тапкан.
Эльвина үз-үзен бик ышанычлы тота. Озын күлмәк һәм калфак аңа бик тә килешә. Чәчен дә килешле ике толым итеп үреп куйган, чулпылар турында да онытмаган.
– Конкурс турында татар теле укытучысы әйтте. Минем дә үземне сынап карыйсым килде. «Нардуган» җыр һәм бию ансамблендә шөгыльләнгәч, сәхнәгә чыгудан да курыкмыйм, киресенчә, бик тә ошый, – ди кыз.
Конкурс шартларының берсе, гүзәл затларның туган телләрен белүе иде. Шәһәребездә үзбәк милләте вәкилләре күп булмаса да, Самира Гафурова туган телен яхшы белә, чөнки өйдә бары тик үзбәк телендә генә сөйләшәләр икән. Апалы-сеңелле Микушевалар да туган телне яхшы белә, алар әле керәшен биюе дә әзерләгәннәр. Гомумән, «Керәшен» җәмгыятенең яшьләр бүлеге сынауларга бик яхшы әзерләнгән иде. «Милләт гүзәле» исеменә дә Кристина Кузнецова лаек булды. Ләкин башка кызлар да үзләрен бик яхшы күрсәтә алдылар, шуңа күрә, жюри әгъзалары һәрберсенә аерым номинация тапшырды. Халыклар дуслыгы йортында дуслык җиңәргә тиеш.

Фото: А.Фәттахов 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев