Туган як

Иң гаҗәпләндергәне – сары яфраклар булган

Шәһәребезгә Таиландтан кунаклар килеп китте. 13 нче гимназия-интернатына укытучы һәм укучылар өченче ел рәттән килеп тәҗрибә уртаклашалар: мөгаллимәләр җирле укучыларга дәрес бирсә, кунак кызлары дәресләргә йөри.

– Җәен безнең укытучылар ике атнага Таиландның иң яхшы уку йортларының берсенә барды. Укытучылар дәрес алып барса, балалар башкалар белән укыйлар. Болар хезмәттәшлек килешүе нигезендә эшләнә, – дип аңлата гимназия директоры Нурия Шакирова.
Бу юлы шәһәребезгә чит илдән биш укучы һәм ике укытучы килгән. Патума исемле мөгаллимә Россиядә беренче тапкыр булуы һәм үзләрен бик яхшы каршы алулары турында сөйләде. Укытуда аерымлыклар да күп икән: мәсәлән, анда дәресләр бер сәгатьтән артык бара, шуңа күрә мондагы 45 минут бик аз тоела; аларда шулай ук төгәл фәннәргә күбрәк басым ясалса, ә биредә кызларга күбрәк гуманитар фәннәр укытыла һ.б.
– Безнең уку йорты Япония, Индонезия, Корея һәм башка илләр мәктәпләре белән хезмәттәшлек итә, шуңа күрә балалар белән төрле программаларда катнашабыз, яңа урыннар, яңа кешеләр белән танышабыз. Сезнең кызларыгыз дәрестә тырыш һәм актив, безгә карата бик яхшы мөнәсәбәттә, – дип хуплады Патума.
Таиланд кунакларын иң гаҗәпләндергәне – саргайган яфраклар булган, үзләре әйтүенчә, алар мондый гүзәллекне беркайчан да күрмәгән. Шәһәрнең истәлекле урыннарына барганнар. Бигрәк тә төнге Түбән Кама ошаган. Мәчеткә кереп, азан тавышын ишеткәч, кызлар мөслимәләрнең намаз укыганнарын карарга теләк белдергән.
Гимназиядә алар инглиз теле дәресләрендә булган. Шул ук вакытта рус, татар, төрек телен дә өйрәнгән. Әлбәттә, дәрес уен формасында һәм күбрәк теге яки бу халыкның мәдәнияте белән таныштыру буларак барган. Мәсәлән, мөгаллимә Илсөя Фәттахова кунакларны татар халкының көнкүреш әйберләре, кул эшләре белән таныштырган. Милли ризыкларныавыз итеп, чәй эчкән арада, бишенче сыйныф укучылары «Аулак өй» тамашасыннан бер күренеш күрсәткән, аннары бергәләп «Кәрия-Зәкәрия» халык уенын уйнаганнар.
Милли ризыклар дигәннән, кунакларны токмач кисәргә һәм кыстыбый пешерергә өйрәткәннәр.
– Токмачның тәме безнеке белән бер. Кисү дә авыр түгел. Ә менә кыстыбыйның камырын басу, җәю зур осталык һәм көч сорый икән, – дип тәэсирләре белән уртаклаштылар, Таиланд кызлары.
Бер гаиләгә кунакка баргач милли ризыкларның тагын берсе булган – өчпочмаклар белән дә сыйланганнар. Безнең ризык алар өчен төче булып тоела икән, шуңа күрә үзләре белән төрле тәмләткечләр алып килгәннәр. Ашханәдә кунаклар өчен махсус пешермәсәләр дә, гомум менюга алар күнеккән ризыклар да кертелә.
Гимназиянең «Мизгел» ансамбле кызлары биюен карап кына калмаганнар, милли кием киеп, биергә дә өйрәнгәннәр. Спортта да сынатмыйлар икән: «Күңелле стартлар»да актив катнашканнар. Килү вакытлары «Өлкәннәр көне»нә туры килгәч, әби-бабайларны кунак иткәннәрен, «Укытучылар көне»ндә мөгаллимнәрне котлауларын күргәннәр.
– Ел саен кунакларыбызны Казанга да алып барабыз. Бу юлы ике көнне анда үткәрдек. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Исәнмесез!» дигән спектакльне карадык. Инглиз теленә синхрон тәрҗемә булгач, аңладылар. Аннары яр буенда йөрдек, Кремльне күрсәттек, кунакларыбыз Бауман урамында якыннарына сувенирлар сатып алды. Иң мөһиме – һава торышы яхшы, урамда җылы һәм коры булды, – ди аларны озатып йөрүчеләрнең берсе, интернат тәрбиячесе Наилә Мөхәммәтшина.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: