Туган як

Җиңү бәйрәме белән!

Кадерле фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары! Хөрмәтле түбәнкамалылар! Сезне бөек бәйрәм - Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм. 9 май - безнең халык өчен шатлыклы да, моңсу да бәйрәм. Бу көнне без Бөек Ватан сугышында илебезне саклап калган ата-бабаларыбызны - сугыш кырларында ятып калганнарын да, фронттан исән кайтканнарын...

Кадерле фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары! Хөрмәтле түбәнкамалылар!
Сезне бөек бәйрәм - Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм. 9 май - безнең халык өчен шатлыклы да, моңсу да бәйрәм. Бу көнне без Бөек Ватан сугышында илебезне саклап калган ата-бабаларыбызны - сугыш кырларында ятып калганнарын да, фронттан исән кайтканнарын да чиксез рәхмәт белән искә алабыз. Хәзерге Түбән Кама районына кергән авыллардан гына да сугышка сигез меңнән артык кеше китеп, аларның яртысы диярлек әйләнеп кайта алмаган. Ә тылдагы халык фронтны тәэмин итү өчен үз-үзен аямыйча эшләгән. Бик күп еллар узар, буыннар алмашыныр, әмма халкыбызның бөек батырлыгы тарихта сакланыр. Яшь буынны һәрвакыт ата-бабаларыбыз белән горурланырга өйрәтеп, алар үрнәгендә тәрбияләргә тиешбез.
Ветераннарга ныклы сәламәтлек, озын гомер, якыннарының көндәлек кайгыртуын тоеп яшәүләрен телим. Барлык түбәнкамалыларга - тынычлык, иминлек, уңышлар һәм бәхет!
Бәйрәм белән, Бөек Җиңү көне белән!
Айдар МЕТШИН,
Түбән Кама муниципаль районы
башлыгы, шәһәр мэры.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: