Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иң борынгысына – 119 ел

Быел архив органнары 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Республикада иң яхшы булып саналган Түбән Кама архивында ел ахырына кадәр күп кенә кызыклы чаралар узачак. Шушы көннәрдә андагы хезмәткәрләр журналистларны гарәп һәм иске славян телендә язылган борынгы китаплар белән таныштырдылар. Анда кешеләрнең тууы, өйләнешүе, үлеме турында мәгълүматлар кертелгән. Хәзер мондый китаплар сирәк очрый.

«Биредә кешеләрнең үлү сәбәпләре дә язылган. Ул вакытта кешеләр гади авырулардан үлгәннәр, мәсәлән, сабыйлар еш кына кызамык авыруын кичерә алмаган. Метрика китапларының берсе консисторийга җибәрелгән, икенчесе чиркәүдә яки мәчеттә сакланган. Алар буенча нәсел шәҗәрәсен дә төзеп була», – дип аңлата Түбән Кама муниципаль районы архивы начальнигы Зөлфия Зиннәтуллина. 
Шәһәр архивында 186 метрика китабы саклана. Иң борынгысына – 119 ел. Документларның күпчелеге гарәп телендә. Аларда Шәңгәлче, Тоба, Ерыклы, Сименеево, Уратма, Түбән һәм Урта Чаллы, Каенлы, Кече һәм Зур Аты авыллары кешеләре турында мәгълүмат теркәлгән. Кайбер авыллар Уфа губернасына кергән. Иң мөһиме: әлеге хәзинәне саклап калу, чөнки күп кенә документлар таушалган. Моның өчен хәзерге вакытта 186 китап компьютерга күчерелә. Аннары һәр теләгән кеше фотолар буенча шәҗәрәсен төзи алачак.
Архивта барлыгы 85 мең документ саклана, шуларның 56 меңе – эшкә кабул итү, эштән китү, эш хакы түләнү турында. Аларны да компьютерга кертергә кирәк булачак, чөнки пенсиягә чыгучылар еш мөрәҗәгать итә. 
Биредә шулай ук уникаль фотолар, фронттан килгән хатлар, газеталар тегелмәләре һ.б. тупланган. Зөлфия Зиннәтуллинаның планнары зурдан. Шуларның берсе – республика гранты оту. Шулай ук архивта мәктәп укучылары һәм олылар  белән эшләү проектын тормышка ашырырга ниятлиләр. Аннары күп кенә җиһазлар да җитми. Мәсәлән, әлегә компьютерга зур булмаган документлар күчерелә, ә зур документларны күчерү өчен А2 форматындагы сканер кирәк. Ә ул 480 мең сум тора.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев