Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Иң борынгы китап»

Татар халкыныӊ бай әдәби мирасын бүгенге көнгә кадәр саклап, үстереп бөтен дөньяга танытучы Татарстан китап нәшрияты быел 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Ул туган телдә басылган китаплар белән тәэмин итүче иң зур милли нәшрият булып тора. 2011 нче елдан бирле социаль әһәмияткә ия әдәбияткә дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, нәшриятта басылган китапларныӊ гомуми тиражыныӊ 75 проценты республика китапханәләренә җибәрелә.

Татарстан китап нәшриятының барлыкка килүе Казан шәһәренең күпсанлы шәхси, кооператив һәм төрле ведомство нәшриятларын һәм типографияләрен үзәкләштерүгә һәм дәүләтчелеккә әйләндерүгә бәйле. Нәшриятның эшчәнлегенә Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Шәүкәт Галиев кебек күренекле әдипләребез зур  өлеш керткәннәр. 1919 елның язында Үзәк татар-башкорт комиссариаты матбугат бүлеген Мәскәүдән Казанга күчерергә карар кыла. 1919 елның 22 июле Татар китап нәшриятының туган көне буларак тарихка кереп кала. 
Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы әлеге юбилей уӊаеннан «Минем китапханәдә Татарстан китап нәшриятыныӊ иӊ борынгы китабы» дип исемләнгән акция игълан итте. Акциядә катнашу нияте белән Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасыныӊ китап фондларыннан иӊ борынгы китапны ачыклау буенча эзләнүләр бара. Хәзерге көндә шәһәрнеӊ 45 нче яшьләр китапханәсендә Л.Н.Толстойныӊ 1954 елда татар телендә басылып чыккан «Сугыш һәм тынычлык» романы, Кол Гали исемендәге милли китапханәдә 1947 елда басылып чыккан «Природа Татарии» белешмә-китап, 1952 елгы «Татарстан композиторлары җырлары җыентыгы» барлыгы ачыкланды. Әлегә эзләнүләр дәвам итә. Китапханәләрдә хезмәткәрләр «ретро китаплар» белән таныштыру өчен кызыклы һәм эчтәлекле күргәзмәләр әзерләделәр. Шәһәребезнеӊ 37 нче балалар китапханәсендә «Елларга сәяхәт» (ретро-викторина), 1 нче китапханәдә «Татар китап нәшриятына – 100 ел» (инсталляция), 45 нче яшьләр китапханәсендә «Хезмәтләре – бер гасырлык», «Апуш» балалар үзәк китапханәсендә «Татар китап нәшриятына – 100 ел», Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Тарихың зур, юлың ерак, галиҗәнап татар китабы...» һәм Кол Гали исемендәге милли китапханәдә «Минем китапханәдә иӊ борынгы китап» дип исемләнгән күргәзмәләр белән танышып була.
28 август көнне китапханәләрдә Татар китап нәшриятыныӊ юбилеена багышланган Бердәм мәгълүмат көне узачак. Китапханәчеләр нәшриятыныӊ тарихы, аныӊ дәүләттә тоткан урыны, уӊышлары, борынгы һәм яӊа китаплары белән көн дәвамында таныштырачаклар. 
Китап яратучылар өчен, республикакүләм акция кысаларында, Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы да үз чиратында шәһәрдәшләребез өчен «Минем гаиләдә Татарстан китап нәшриятыныӊ иӊ борынгы китабы» исемле акция игълан итте. Акциядә Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан борынгы китабы булган һәркем катнаша ала. Аныӊ өчен 1-26 августка кадәр Nk.Mo@tatar.ru адресы буенча 2 фотосурәт җибәрергә кирәк: китапны тотып төшкән фото һәм аның беренче битен. Иӊ борынгы китап хуҗасы җиӊүче дип табылачак һәм аӊа истәлекле бүләк тапшырылачак. Тәбрикләү 30 август көнне Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында узачак. Эзләнегез! Катнашыгыз!
Ләйсән ПЕТРОВА, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең баш китапханәчесе. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев