Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хәйрия акцияләре, ярдәм һәм ташламалы хезмәтләр

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, Түбән Камада төрле чаралар уздыру каралган. Концерт, кино, ярышлар - барысы да алар өчен булачак. 10 көн эчендә нык ихтыярлы кешеләрне бәхетлерәк итәр өчен нәрсәләр планлаштырылган соң? Балалар һәм өлкәннәр өчен «Кайгырту», «Мәрхәмәтлелек территориясе», «Бергә җылырак», «Күз яшьсез дөнья», «Дусның җилкәсе» һ.б. хәйрия акцияләре узачак. Мәктәп укучылары,...

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, Түбән Камада төрле чаралар уздыру каралган. Концерт, кино, ярышлар - барысы да алар өчен булачак. 10 көн эчендә нык ихтыярлы кешеләрне бәхетлерәк итәр өчен нәрсәләр планлаштырылган соң?
Балалар һәм өлкәннәр өчен «Кайгырту», «Мәрхәмәтлелек территориясе», «Бергә җылырак», «Күз яшьсез дөнья», «Дусның җилкәсе» һ.б. хәйрия акцияләре узачак. Мәктәп укучылары, яшүсмерләр клубларында шөгыльләнүчеләр, социаль хезмәткәрләр ялгызы гына яшәүчеләрнең, инвалид балаларның һәм беренче группа инвалидларның өйләренә барып, ярдәм итәчәк.
Шулай ук 1, 2, 3 декабрьдә чәчтарашханәләрдә, мунчаларда ташламалы хезмәтләр күрсәтелә. Авыр хәлдә булган инвалидларга аерым игътибар бирелә: Түбән Камада алар 2477 кеше. Өйләренә барып социаль хезмәткәрләр аларга бүләкләр тапшырачак.
Шәһәрдә һәм районда төрле күңел ачу кичәләре һәм спорт ярышлары, күргәзмәләр, «түгәрәк өстәл»ләр оештырылачак, хәйрия спектакльләре, концертлар, кино күрсәтеләчәк.
7 декабрьдә Халык иҗаты йортында шәһәркүләм чара узачак. Анда фестиваль һәм нык ихтыярлы кешеләр эшләнмәләреннән оештырылган «Йөрәктән йөрәккә» күргәзмәсе була. Әлеге чараларга теләгән һәр түбәнкамалы килә ала.
Инвалидлар ункөнлеген уздыруга җирле бюджеттан 660 мең сум бүлеп бирелгән. Муниципаль район предприятиеләре һәм оешмалары да читтә калмый. Инвалидлык бирелгән хезмәткәрләргә яки инвалид балалары булганнарга матди ярдәм күрсәтеләчәк.
 
Раил тәкъдим итә
Инвалидларга, ягъни сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр байтак. Раил Әсләмов - шундый мәрхәмәтле кешеләрнең берсе. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, ул ел саен аларга ярдәмен тәкъдим итә.
Раил инвалидларның электр белән эшли торган көнкүреш техникасын бушлай ремонтлап бирергә әзер. Ул «Техника» остаханәсендә (Кайманов урамы, 9, «Пятерочка» ибетендә) эшли. Йөри алмый торган инвалидларның өйләренә дә бара алам, ди. Телефоннары: 48-08-80 һәм 8-917-906-60-06.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев