Хушлашуга яңа өмет ялгап...
Авыр еллардан булдың... Шулай да, вакыт соңгы көннәреңне ашыктырып аккан бер мәлдә, бары тик җанга якын кешеләр белән хушлашканда гына була торган әрнеткеч сагыш йөрәкне телгәли. Башка беркайчан да, бер генә мизгелгә дә җир кешеләре белән очрашмаячак үткәннәрдә, тарих булып кына каласың бит инде, 2015 ел. Синең һәр сәгате, һәр...
Авыр еллардан булдың... Шулай да, вакыт соңгы көннәреңне ашыктырып аккан бер мәлдә, бары тик җанга якын кешеләр белән хушлашканда гына була торган әрнеткеч сагыш йөрәкне телгәли. Башка беркайчан да, бер генә мизгелгә дә җир кешеләре белән очрашмаячак үткәннәрдә, тарих булып кына каласың бит инде, 2015 ел. Синең һәр сәгате, һәр минуты кешеләр өчен олы бер сынау булган 365 көнең өчен ихлас рәхмәт. Чөнки без, синең белән үткәргән вакыт эчендә бер елга олыгаеп кына калмадык, ялгышлар һәм хаталардан үзебез өчен тиешле нәтиҗә дә ясадык, кемнең кем икәнен аерырга да өйрәндек кебек. Һәм елның яңасына да - яңа өметләр, яңа ышаныч, аклык-сафлык тулы самими күңел белән ашкынабыз. 2016 ел җан тетрәнерлек авырлыклар китермәсен, аның ак көннәре, бәхет-шатлыклары күбрәк булсын, җир йөзендә яшәүче барча халыкның ил-көннәренә иминлек, җаннарына тынычлык алып килсен. 2015 елга кем нинди нәтиҗә ясый, яңасына ниндирәк өметләр баглый? Әйдәгез әле, берничә кешенең уй-фикере, хыялы белән танышыйк.
Рөстәм ГАНИЕВ,
- Бу үтеп бара торган 2015 елда Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлегенә җитәкчелек итүемә 10 ел тулды. Шулай ук, бу көздә шәһәр советы депутаты булып сайландым. Сайлаучыларым инде дүртенче мәртәбә миңа шундый җаваплы вәкаләт йөклиләр икән, димәк, мин аларның өметләрен акларга омтылам, алар миңа ышаналар.
Республика күләмендә дә зур вакыйга - халык ихтыяры белән, Рөстәм Миңнеханов Президентыбыз булды. Татарстан халкының үз президенты булганда һәм бу исем үзгәртелмәгәндә, Мәскәү белән ике арадагы шартнамә дә сакланып калыр. 2015 елда Түбән Кама өчен олы вакыйгаларның берсе - Габдулла Тукай паркы ачылуы. Илдә тиңе булмаган һәм, иң сөенечлесе, милли үзенчәлекләр чагылышы булган Тукай паркы өчен, шәһәр мэры Айдар Метшинга, архитектор Фирдәвис Хановка, халык депутаты Разил Вәлиевкә рәхмәтлебез. Ул паркта алга таба С.Сәйдәшев маршлары, халык көйләре яңгырар дигән өметтә калабыз.
2016 елда барча милләт-ләрнең уртак татулык йорты булган имин Татарстаныбызда үзара аңлашып, рес-
публикабыздагы ике дәүләт телен дә тигез дәрәҗәдә сак-лап яшәргә язсын. Яңа елда илебезнең һәм, гомумән, дөньяның бер генә почмагында да сугыш уты кабынмасын иде...
Марат Мөхәммәтҗанов,
«Нефтехимик» спорт клубы инструкторы, Түбән Каманың иң көчле көрәшчесе:
- Узып баручы 2015 ел минем өчен спорттагы яңа уңышларым белән истәлекле. Үзем яратып шөгыльләнә торган татарча көрәштә, шулай ук, спортның аңа якын булган халыкара төрендә - билбаулы көрәштә дә Татарстан, Россия һәм дөнья күләмендәге ярышларда призлы урыннар алдым. Соңгысы - әле ноябрь аенда гына: билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатында шәһәребездән берүзем катнашып, өченче урын өчен бронза медаль алып кайттым. Үзебезнең Түбән Кама шәһәр-район Сабантуйларында рәттән бишенче мәртәбә баш батыр булдым - монысы минем өчен 2015 елның кечкенә генә бер юбилее.
Якынлашып килүче яңа елга планнарым да, беренче чиратта, спорт белән бәйле. Алда көтә торган зур ярышларның беренчесе - татарча көрәш буенча республика беренчелегенә февральдә узачак Муса Җәлил турниры, хәзер шуңа әзерләнәм. Билбаулы көрәш буенча Татарстан һәм Россия «иләк»ләре аша уза алсам, дөнья чемпионатында катнашу хыялы да бар, киләсе елда ул Кыргызстанда булырга тиеш. Барысын да санап тормыйм инде...
Билгеле, тормышта спорт кына түгел, башка мәшә-
катьләр дә җитәрлек. Күптән түгел миңа ипотека буенча квартир бирделәр, хәзер иң зур хыял - берәр вакыт шуның бәясен түләп бетерү. Хәзергә әле яңа квартирда ремонтның очы-кырые күренми... Ә ял сәгатьләрендә укырга яратам, бигрәк тә «Туган як» газетасын, аңа бер елны да язылмыйча калган юк. Безнең көрәш дөньясын да бер «Туган як» кына яктыртып бара бит.
Гөлназ АРСЛАНОВА,
Түбән Каманың үзәк-ләштерелгән китап-ханәләр системасы директоры:

2016 елда үзәк китап-ханәне ремонтлап бетереп, анда балалар бүлеге ачу хыялы белән яшибез. Һәм китапханәләр системасындагы үзгәртеп коруны шәһәребез китап-ханәләрендә дә дәвам итәргә ниятлибез. Түбән Каманың 50 еллыгы уңаеннан, шәһәребездә зур эз калдырган шәхесләргә багышланган очрашулар үткәрү, Татарстан язучылар берлегенең мәшһүр әдипләре катнашында кичәләр уздыру уе да бар.
Якынлашып килүче 2016 ел барлык түбән-камалыларга, китап укучыларыбызга бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, сәламәтлек алып килсен. Гаилә бәхетегез учагы балкып торсын. Китапханәләргә килеп рухи азык алып, күнелебезне баетып яшик.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН,
Татарстан язучылар берлеге әгъзасы:

Яңа ел барыбызга дә бәхет-шатлыклар гына китерсен. Тормышта нинди генә авырлыклар, сынаулар килсә дә, һәрчак сабыр һәм түземле булып калырга язсын. Чир-авыру килеп тән сихәтен алган кешеләр дә, бернәрсәгә карамастан, җан ныклыгын, ихтыяр көчен җуймасыннар, һәр туган көнгә куанып, яшәү ямен татып гомер кичерсеннәр иде.
Кыш бабайга Яңа ел интервьюларын алуда Виктор ШАДРИН һәм Фирая МОРАТОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз