Туган як

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Хөрмәтле түбәнкамалылар! 3 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Янәшәбездә сәламәтлекләре нык булмаса да тормышның матурлыгын тоя белүче, яшәүдән ямь табучы, ихтыяҗлары үзенчәлекле, ихтыярлары гаҗәеп көчле кешеләр яшәвен хәтердә тотыйк. Түбән Кама муниципаль районында 19 мең көчле ихтыярлы кеше яши. Үзенчәлекле ихтыяҗлы кешеләр турында кайгырту, алар өчен уңайлы...

Хөрмәтле түбәнкамалылар!
3 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Янәшәбездә сәламәтлекләре нык булмаса да тормышның матурлыгын тоя белүче, яшәүдән ямь табучы, ихтыяҗлары үзенчәлекле, ихтыярлары гаҗәеп көчле кешеләр яшәвен хәтердә тотыйк.
Түбән Кама муниципаль районында 19 мең көчле ихтыярлы кеше яши. Үзенчәлекле ихтыяҗлы кешеләр турында кайгырту, алар өчен уңайлы шартлар тудыру - иң мөһим бурычларыбызның берсе. Бүген Түбән Камада «Уңайлы мохит» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә, барлык иҗтимагый оешмаларыбыз көчле ихтыярлы кешеләр белән актив эш алып бара. Быел «Рубаха» дигән уникаль проектны гамәлгә ашыра башладык. Ул якын киләчәктә шәһәр халкын берләштерәчәк һәм анда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар биреләчәк
Бүген мин барлык түбәнкамалыларга мөмкинлекләре чикле әлеге кешеләргә ярдәм итүләрен, алар белән аралашырга вакытларын һәм күңел җылыларын кызганмауларын сорап мөрәҗәгать итәм. Хәйрия һәм шәфкатьлелек бер көн белән генә чикләнмәс, яңа игелекле эшләр белән алга таба да дәвамын табар дип ышанам.
Бу көнне шулай ук әлеге үзенчәлекле кешеләргә ярдәм оештыручы, алар өчен эш урыннары булдыручы, социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итүче һәм медицина ярдәме күрсәтүче кешеләргә дә рәхмәтемне җиткерәм.
Көчле ихтыярлы кешеләребезгә рухи ныклык, иминлек, бәхет һәм киләчәккә ышаныч телим!
Айдар МЕТШИН,
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы,
шәһәр мэры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: