Туган як

Горурланабыз!

Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республикакүләм конкурсына йомгак ясалган. Гадәттәгечә, анда түбәнкамалылар да катнашкан.

Бәйге 10 номинация буенча үткәрелгән. Быел анда катнашу өчен Татарстанның барлык районнарыннан 600 гариза тапшырылган. Бүләкләү тантанасында Татарстанның төрле районнарыннан меңнән артык кеше катнашкан. Конкурста җиңүчеләр арасында якташларыбыз да бар. «Эшмәкәр хатын-кыз» номинациясендә «Миңлебай» сыр ясау проектын булдыручы һәм тормышка ашыручы Чулпан Миңнебаева җиңгән, «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесенең инженер-технологы Елена Ткачева һәм Түбән Кама шиннар заводы хезмәткәре Ольга Тарасова лауреат булганнар. «Мәрхәмәтле йөрәкле ир-ат» номинациясе «алтын»ы Түбән Кама шәһәре һәм районының хәрби комиссары Фәрит Миңгәрәевкә тапшырылган. Биш бала анасы, Түбән Кама җылылык-электр үзәге хезмәткәре Татьяна Моисеева «Ана даны» медале белән бүләкләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: