Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гомере аның моңлы бер җыр иде...

15 февральдә Түбән Камада бөек татар шагыйре, журналисты Муса Җәлилнең 113 еллыгына багышланган чаралар, шигырь бәйрәмнәре һәм аның һәйкәле янында митинг үтте.

Шигырь бәйрәмнәре барлык китапханәләрдә оештырылды. Мәсәлән, Г.Тукай исемендәге китапханәдә китап алырга килүче һәр кеше Муса Җәлил шигырен укырга тиеш булды: яттанмы, китаптан карапмы, татар телендәме, рус телендәме... Иң мөһиме: бөек шагыйрьнең йөрәгеннән чыккан сүзләрне яңгырату иде. Китапханәдә аңа багышланган күргәзмә дә ачылды.
Соңрак, Халык иҗаты йорты янындагы Муса Җәлил һәйкәле янында митинг оештырылды. Анда килгән дистәләрчә кешеләр арасында «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, мәктәп укучылары, шәһәребезнең иҗат коллективлары артистлары һ.б. бар иде.  
– Бүген татар халкының гына түгел, кешелек дөньясының иң бөек шәхесләренең берсе – Муса Җәлилнең туган көне. Ул Түбән Камада һәм Татарстанда гына түгел, бөтен ил буйлап билгеләп үтелә. Бу кеше иҗаты белән дә, Ватанына тугрылыклы булуы белән дә данлыклы. Муса Җәлил безнең һәм башка халыклар өчен үрнәк алырлык шәхесләребезнең берсе дип горурланырга хакыбыз бар, – диде «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, язучы Фәтхулла Абдулин. 
Һәйкәлгә җиңү һәм көрәш символы булган канәфер чәчәкләре куелды. Муса Җәлил 38 яшендә һәлак булган. Безгә калдырып киткән иң кадерле ядкәре – «Моабит дәфтәрләре» Бөек Ватан сугышы фаҗигасен ачып бирә. Бөек шагыйрь татарларда гына түгел, башка милләт вәкилләрендә дә кызыксыну тудыра. Түбән Кама шагыйре Борис Пермин Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын берничә ел өйрәнгән. 
– Минем хәрби хезмәтем Германиядә узды. Анда Мусаның улын очраттым. Безгә еш кына очрашулар оештыралар, Муса Җәлил турында сөйлиләр иде, – дип искә ала Борис Пермин. Сүз уңаеннан, митингта ул шагыйрьгә багышлап язылган шигырен укыды.
Муса Җәлил истәлегенә шәһәр студентлары да чара оештырганнар. Шәһәребез сәүдә үзәкләренең берсендә алар, кешеләрне туктатып, шагыйрьнең «Кызыл ромашка» шигыреннән өзекләр укытканнар.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев