Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Германия вәкиле: Татарстанда сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе шаккаттырырлык

фото: Егор Никитин Халыкара күзәтүче булып эшләгән Штефан Койтер республикада сайлауларга әзерлек вакытындагы профессиональлекне билгеләп үтте. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстан хакимияте Россия Президенты сайлауларын оештыруга профессиональ һәм җаваплы караган, дип ышана Германиядән килгән халыкара күзәтүче Штефан Койтер. Ул бүген Россиядә уздырылган сайлауларда беренче тапкыр халыкара күзәтүче сыйфатында...

фото: Егор Никитин

Германия вәкиле: Татарстанда сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе шаккаттырырлыкХалыкара күзәтүче булып эшләгән Штефан Койтер республикада сайлауларга әзерлек вакытындагы профессиональлекне билгеләп үтте.

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстан хакимияте Россия Президенты сайлауларын оештыруга профессиональ һәм җаваплы караган, дип ышана Германиядән килгән халыкара күзәтүче Штефан Койтер.

Ул бүген Россиядә уздырылган сайлауларда беренче тапкыр халыкара күзәтүче сыйфатында эшләвен билгеләп үтте.

"Мине сайлауларның югары һәм профессиональ дәрәҗәдә оештырылган булуы шаккаттыра. Без Казанның барлык участокларында диярлек булдык, сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе шаккаттырырлык", - диде журналистларга Германия вәкиле.

Штефан Койтер Нидерланд һәм Израильдән килгән хезмәттәшләре белән бергә иртәдән эшли башлаган һәм тавышларны санап бетергәнче участокларда булачак.

Иң мөһиме - сайлауларның ирекле һәм бар кеше өчен дә тигез дәрәҗәдә булуы, һәркем участокка килеп теркәлә һәм тавыш бирә ала. Бу сайлаулар әлеге сыйфатларга ия, диде Койтер.

"Сайлау участокларында кайсыдыр кандидатка реклама булмавы мөһим, шуңа күрә һәр кеше мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә", - диде Германиядән килгән халыкара күзәтүче.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев