Туган як

География, тарих, рус теле...

10 ноябрьдә «ТР Мәгариф үсеше институты» сайтына өстәмә һөнәри программалар буенча белем алу курсларына тыңлаучылар җыю турында игълан урнаштырылган иде. Сүз якын киләчәктә рус телен, география, тарих фәннәрен укытырга ниятләгән татар теле мөгаллимнәре турында бара. Уку Татарстан бюджеты хисабыннан булачак. Заявкалар кабул итү 13 ноябрьдә төгәлләнергә тиеш булса да, укытучылар...

10 ноябрьдә «ТР Мәгариф үсеше институты» сайтына өстәмә һөнәри программалар буенча белем алу курсларына тыңлаучылар җыю турында игълан урнаштырылган иде.
Сүз якын киләчәктә рус телен, география, тарих фәннәрен укытырга ниятләгән татар теле мөгаллимнәре турында бара. Уку Татарстан бюджеты хисабыннан булачак. Заявкалар кабул итү 13 ноябрьдә төгәлләнергә тиеш булса да, укытучылар һаман мөрәҗәгать итә, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
15 ноябрьгә барлыгы 1368 гариза бирелгән, бүгенге көнгә аларның саны 2200дән арткан. Яр Чаллы һәм Казанда 250 сәгатькә исәпләнгән курслар оештырылачак. Мондый темп белән барсак, татар теле белгечләре калырмы икән?
Югыйсә, татар телен өйрәнергә теләүчеләр күп. КФУның татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалында чыга торган «Адымнар» тапшыруында шулай дигән. Аның сүзләренчә, хәзергә 500 ләп кеше актив рәвештә татар телен өйрәнү белән шөгыльләнә. «Милләтләре буенча алар төрле: татарлар да, руслар да, төрекләр дә бар», - дигән ул.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: