Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Газеталарны санлаштыра башладылар

Түбән Кама шәһәр архивында җирле басмаларны – «Туган як» һәм «Нижнекамская правда» газеталарын санлаштыру башланды. Узган чәршәмбедә, А2 форматта архив документларының күчермәләрен ала торган махсус сканер ярдәмендә, һәр ике газетаның беренче саннары күчермәләре алынды.

Тантанага ветеран журналистлар Виктор Шадрин, Галина Бортникова, Фирая Моратова һәм Галина Суздальцева чакырылган иде. Әлеге тарихи чарада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, шәһәр администрациясендә озак еллар хезмәт куйган Рәхимә Гайниева, җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе Марина Камелина катнашты.
Тагын шунысын да искә төшерү урынлы булыр: А2 форматындагы документларның санлы күчермәләрен алу мөмкинлеге бирә торган сканерны шәһәр архивы әле 2018 елда гына «Россия федерациясе архив фонды документларының сакланышын тәэмин итү проектын үстерү» номинациясендә грант отып алган иде. Аның бәясе 480 мең сум.
Хәзерге вакытта шәһәр архивының өч хезмәткәре газеталарның санлы күчермәләрен алу буенча махсус әзерлек узганнар. Шушы көннән башлап, «Туган як» газетасының 1990-1998 еллардагы, ә «Нижнекамская правда»ның 1965-1994 еллардагы саннары (барлыгы 20 меңнән артык газета бите) сканерланачак. Әлбәттә, әлеге күләмле эш, көннәр-сәгатьләр генә түгел, айлар буе дәвам итәчәк.
Санлаштыру эшләре төгәлләнгәч, теләгән һәркем компьютер аша газеталарның элекке саннарында чыккан мәгълүмат белән таныша алачак. Моның өчен редакцияләргә килеп, кочагы-кочагы белән иске газета тегелмәләрен күтәреп, таушалган газета битләрен актарып утырырга да кирәк булмаячак. Бу күркәм башлангычның төп максаты да нәкъ менә шунда.
Фото e-nkama.ru сайтыннан алынды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев