Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Газетага да языл, скутер да от!

Кадерле газета укучы-ларыбыз! «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте матбугатка иң актив язылучылар арасында «Газета-журналга язылган өчен скутер, телевизор һәм башка призлар!» дигән акция игълан итте.

Әлеге призлар уйнату акциясендә 2021 елның икенче яртысы өчен «ТАТМЕДИА» җәмгыяте тарафыннан нәшер ителүче район газетасына һәм берәр журналга (басма яки электрон формасына) кимендә алты айга язылырга, язылу бәясен үзегезгә уңайлы ысул белән түләргә, аннан соң квитанцияләренең күчермәләрен (яки онлайн түләү турындагы өземтәне) түбәндәге адреска җибәрергә: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 яки podpiska@tatmedia.ru электрон адресына юлларга тиеш. Үзегезнең телефон номерын һәм «Акция» дип язып куярга онытмагыз.
Әлбәттә, катнашырга теләгән язылучылар, беренче чиратта, tatmedia.ru сайтына кереп, акциядә катнашучы матбугат басмалары исемлеге белән һәм акциянең җентекләп язылган шартлары белән танышырга тиеш.
Язылу кампаниясе 2021 елның 25 июненә кадәр дәвам итә. Призларны 2021 елның 19 августында уйнату планлаштырыла. Хөрмәтле язылучыларыбыз, «Туган як»ка һәм берәр журналга да язылсагыз, ярты ел дәвәмында шәһәр, район һәм республика яңалыклары белән таныша алачаксыз, шул ук вакытта скутер һәм башка кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлегегез дә булачак. Форсатны кулыгыздан ычкындырмагыз.
Гаризалар 2021 елның 20 июленә кадәр кабул ителә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев