Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Газета әһәмиятен әле дә югалтмый

Интернет заманы, кызганычка, газеталарны кысрыклап чыгара бара. Ләкин «Туган як» газетасы популярлыгын югалтмый. Аны түбәнкамалылар элек-электән яратып укыдылар.

Гомумән, дөньяда беренче газета тарихына килсәк, ул «Үзәк шәһәр вестнигы» дип аталган һәм 1200 ел элек Кытайда басыла башлаган. Илебездә исә Казан губернасы революциягә кадәр үк башка губерналарга караганда да, укымышлылыгы, югары культуралылыгы белән өстен торган. Совет заманында җәмәгать урыннарында, транспортта кешеләрнең газета укулары гадәти күренеш иде.
Хәзерге заманда укучылар саны кимүе, минемчә, интернет белән генә бәйләнмәгәндер. Өлкән яшьтәгеләргә, мәсәлән, бертуктаусыз артып торучы бәяләр һәм почтаның начар эшләве тәэсир итәдер.
Безнең гаилә Совет чорында «Человек и закон», «Наука и жизнь», «Химия и жизнь», «Работница», «Азат хатын», «Казан утлары» кебек басмаларга язылды. Кайда гына яшәсәк тә, газета-журналларны алдырмыйча калмый идек. Бәяләр дә арзан иде.
2009 елда Түбән Камага күченгәч, җирле басмаларга язылдык. Бигрәк тә «Туган як» газетасын үз иттек. Утыз ел тарихы булган бу газета, үзенең әһәмиятен әле дә югалтмый. Газетаның битләр саны азрак булса да, күп мәгълүматны сыйдыра. Эчтәлеге дә, сәхифәләре дә иремә дә, миңа да ошый. «Гаилә» сәхифәсендә урын алган гыйбрәтле хәлләр, үрнәк гаиләләр турында язмалар белән танышабыз, «Балалар почмагы» сәхифәсендә Түбән Каманың яшь иҗатчылар әсәрләрен, шәһәр һәм район вакыйгалары, медицина, мәдәният, мәгариф, ветераннар турында укыйбыз, милләтебезгә, яңа программаларга һәм проектларга багышланган мәкаләләрне дә калдырмыйбыз. Үзем җитәкчелек иткән «Берегиня» пенсионерлар клубы тормышын чагылдырган һәм башка темаларга кагылган язмаларымны да газетага җибәреп торам.
Редакция үз укучыларын төрле конкурслар, акцияләр белән шатландырып тора. Мәсәлән, «Газетага үзең языл һәм пенсионерны яздыр» дигәнендә үзем дә катнаштым һәм Үчкә авылында әти-әни нигезен саклап яшәүче сеңелем Флүзәне яздырдым. Узган ел исә мондый бүләкне Тоба авылында гомер итүче сеңелем Флүрәгә дә ясадым. Ә биш ел элек «Туган як»ның 25 еллыгы уңаеннан викторинада катнашып, юбилей кружкасы откан идем. Ул хәзер дә истәлек булып саклана.
«Туган як» газетасы заман белән бергә бара, әһәмиятен югалтмый, аның үз стиле бар. Гомумән уку хәтерне дә яхшырта, эзлекле фикер йөртергә ярдәм итә. Эшләрне тәмамлап, кулга газета алып, дөньяңны онытып уку нинди ләззәт бирә! Яраткан газета хезмәткәрләренә яңадан-яңа эзләнүләр, сыйфатлы мәкаләләре белән укучыларын куандырып торырга һәм укучылар саны артуын гына телим!

Земфира Рәхимова.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев