Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гариза тапшырырга онытмагыз

Түбән Кама социаль яклау идарәсе беренче бала тапкан әниләргә акчалата ярдәм бирү турында гаризалар кабул итә. Аны алу хокукына 206 гаилә ия булган.

Исегезгә төшерәбез, беренче баласын тапкан әниләргә Татарстанда ай саен 8490 сум акча түләнә. Аңа 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан яки уллыкка (кызлыкка) алган аналар хокуклы. Акчалата ярдәм ана һәм бала Россия гражданнары булган һәм шунда яшәгән, гаиләнең уртача кереме исә кеше саен 13 713 сумнан артмаган очракта гына бирелә. Татарстан Президенты карары буенча, 2018 елдан авылда яшәүче беренче баласын тапкан 25 яшькәчә, өченче сабыен дөньяга китергән 29 яшькә кадәрге хатыннарга да өстәмә түләүләр каралган. Түбән Кама районында алар 52 гүзәл затка билгеләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев