Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гариза гына язарга кирәк

Татарстан республикасының үзәк сайлау комиссиясе күпфункцияле үзәкләр белгечләре өчен республика Дәүләт советына депутатлар сайлау вакытында сайлаучыларны исемлеккә теркәү буенча укулар уздырган.

Сайлаулар 8 сентябрьдә үтәчәк. 24 июльдә исә Татарстанда «Мобиль сайлаучы» проектын тормышка ашыру максаты белән сайлауда катнашачак кешеләрнең яшәү урыны буенча исемлеген төзү эше башлана. Һәр сайлаучы теркәлгән адресы буенча гына түгел, ә үзенә уңайлы участокта тавыш бирә ала. Моның өчен, 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр паспорт белән кабул итү пунктына килеп (яшәү урыны буенча) гариза язарга кирәк. Гаризаны күп функцияле үзәктә, теләсә нинди территориаль сайлау комиссиясендә, «Дәүләт хезмәтләре» порталында, 28 августтан участок сайлау комиссиясендә бирергә мөмкин. 5 сентябрьдән алып 7 сентябрьнең 14.00 сәгатенә кадәр махсус гаризаны бирә аласыз. Шунысы мөһим, моны теркәлгән урында гына (прописка буенча) эшләп була.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев