Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гаилә нигә таркала?

Түбән Кама үзәк мәчетендә «Аерылышуга китерүче сәбәпләр» темасы буенча түгәрәк өстәл узды. Чарада Казан кунагы - Түбән Кама районының элекке имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин дә катнашты. Уку бүлеге мөдире Фәнил хәзрәт Ибраһимов ирләр һәм хатыннарның фикерләүләрендә аерма булу турында сөйләде, бер-берсенә карата са-быррак булуның әһәмиятен аңлатты. Аллаһы Тәгалә барлык кешеләрне...

Түбән Кама үзәк мәчетендә «Аерылышуга китерүче сәбәпләр» темасы буенча түгәрәк өстәл узды. Чарада Казан кунагы - Түбән Кама районының элекке имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин дә катнашты.
Уку бүлеге мөдире Фәнил хәзрәт Ибраһимов ирләр һәм хатыннарның фикерләүләрендә аерма булу турында сөйләде, бер-берсенә карата са-быррак булуның әһәмиятен аңлатты. Аллаһы Тәгалә барлык кешеләрне җитешсезлекләр белән бар кылган бит.
Үзәк мәчетнең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин гаиләдә ир белән хатынга бер-берсенә, әти-әниләренә карата җитдилеккә һәм гаделлеккә чакырды.
«Хәзерге вакытта гаилә генә түгел, гаилә нигезе дә таркала бара. Гаилә учагын коруның максаты - тынычлык», - дип ассызыклады Йосыф хәзрәт Дәүләтшин үз чыгышында.
Фәнис КАДЫЙРОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев