Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гадәти булмаган укулар

Түбән Камада өлкән буын кешеләре өчен «Өченче буын универститеты»нда яңа уку елы башланды. Өлкән буын вәкилләренең вакытын һәм ялын файдалы итүгә юнәлдерелгән Университет, пенсионерлар арасында елдан-ел популярлаша бара.

Лаеклы ялга чыккач та, актив тормыш рәвеше алып барган пенсионерларыбыз шәһәребездә байтак икән. Шундый укырга теләк белдерүче апа-абыйлардан инде 1150 гариза кабул ителгән. Пенсионерларны 9 өлкәдә укытачаклар. Алар арасында ландшафт дизайны, инглиз теле, сәламәтләндерү өлкәләре бар. Укыту сыйныфлары шәһәр буенча 20дән артык булыр диеп көтелә.
Районның Кама Аланы бистәсендә дә иҗат һәм сәламәтлек өлкәләрендә 150 пенсионерга белем бирү планнаштырылган. Укулар бушлай булачак.
Өйдә ялгызың гына утыру, әлбәттә, күңелсезрәктер. Ә монда бер-берегез белән аралашу, дуслар табу һәм яңа һөнәр үзләштерү өчен менә дигән мөмкинлек була.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев