Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Габдулла Кариев исемендәге театрның яңа йөзен булдыруга конкурс игълан ителә

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры үзенең яңа стилен уйлап табуга конкурс игълан итте. дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы сайты.

Конкурсның максаты – символиканы формалаштыруда яңа алымнар эзләү, Кариев театрының полиграфия һәм реклама продукциясендә бердәм яңа стиль булдыру.

Конкурс Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында 2 турда үткәрелә. Беренче турда эшләрне уку йортының конкурс комиссиясе сайлап ала. Биредә шәхси тәкъдимнәр дә, иҗат төркемнәре проектлары да каралачак. Бер кеше берничә конкурс эше белән катнаша ала.

Конкурс 20 сентябрьдән 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Эшләрне 28 ноябрьгә кадәр tatar.tyuz@tatar.ruадресына җибәрергә кирәк.

Элемтә өчен телефон – 89872356688.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев