Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты

Фото: архив/Рамиль Гали Халык бу эшкә җаваплы карый, катнашу күрсәткече югары булыр, дип әйтте Парламент Рәисе. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстан дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты. Казанда Вахитов районында 116 нчы лицей базасындагы 43 нче номерлы сайлау участогында Парламент башлыгы һәм аның хатыны тавыш...

Фото: архив/Рамиль Гали

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты

Халык бу эшкә җаваплы карый, катнашу күрсәткече югары булыр, дип әйтте Парламент Рәисе.

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстан дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты. Казанда Вахитов районында 116 нчы лицей базасындагы 43 нче номерлы сайлау участогында Парламент башлыгы һәм аның хатыны тавыш бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашты. "Халык бу эшкә республикада һәм Россиядәге вакыйгаларга, илебезгә читтән ясалган йогынтылар белән бәйләп, карыйдыр. Битараф калучылар булмас, дип ышанам. Бирегә килгәндә, барлык 2817 сайлау участогында тавыш бирүчеләр булуын хәбәр иттеләр. Сайлаучылар барысы 2,9 млн кеше", - диде Парламент Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, сайлауга килүчеләр саны югары булачак. "Закон буенча, иртәнге сигездә барлык сайлау участоклары да эшен башлады. Халык бу эшкә җаваплы карый, сайлаучылар күрсәткече югары булыр", - дип әйтте ул.

"Татар-информ" хәбәрчесенә 43 нче номерлы сайлау участогы комиссиясе рәисе Гөлсирень Мөхәммәтҗанова әйткәнчә, бу участокка 2313 кеше беркетелгән. Әлеге вакытта биредә сигезгә якын җәмәгать күзәтүчесе эшли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев