Туган як

Финанс яклау ысуллары

(Дәвамы. Башы 19, 26 октябрь, 2, 9, 16, 23 ноябрь саннарында).

Уйлану өчен мәгълүмат: 35 яшьлек Айсылу балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аңа  ашыгыч рәвештә 150 мең сум акча кирәк була һәм ул, кредит сорап, банкка мөрәҗәгать итә. Анда аңа еллык 13,9 процент белән 3 елга кредит исәпләгәннәр. Айлык түләү 5119 сум тәшкил итәчәк. Кредит биргәндә тормышын иминиятләштерү – 17000 сум. Шулай итеп, кредиттан файдаланган вакытта өстәмә түләү күләме 51284 сум – 34284 сум (кредит буенча процентлар) һәм 17000 сум (тормышны иминиятләштерү) чыккан. Ә бу – кредит суммасының 34 проценты дигән сүз.
Бу очракта түбәндәгеләрне белеп тору зарур:
– кредит рәсмиләштергәндә тормыш, сәламәтлек һәм эшкә сәләтлелекне иминиятләштерү мәҗбүри шарт булып тормый, бу  – ирекле иминият;
– рәсмиләштергән очракта, иминият килешүе төзелгәннән соң 14 көн эчендә ирекле иминияттән баш тартырга мөмкин, шул ук вакытта иминият премиясе кире кайтарылырга тиеш;
– тормышны иминиятләштерүдән баш тарткан очракта кредит буенча процент ставкасын арттыру – кредит белгечләренең телдән «янавы» гына (килешүне игътибар белән укырга кирәк!);
– вариант буларак, менә болай да эшләргә мөмкин: банк сайтында кредитка онлайн заявка рәсмиләштерергә була, ул очракта кредит биргәндә тормышны иминиятләштерү таләп ителми.
Гомумән алганда, тормышны иминиятләштерү – хәзерге дөньяда финанс яклауның бик кирәкле инструменты. Әмма иминият компаниясендә тормышны 150000 сумга иминиятләштергәндә, иминият премиясе банкта кредит рәсмиләштергәндә таләп ителә торган суммадан 10 тапкыр кимрәк булачак. Ягъни, кулында тормышны иминиятләштерү полисы булганда, Айсылу 15000 сумга якын акчасын янга калдыра алыр иде.
Ә акча средстволарының резерв фонды яки икенче төрле финанс «куркынычсызлык мендәре» дип атала торган ирекле акчасы булганда, Айсылу менә нинди файда алыр иде:
- акча эквивалентында – 34254 сум һәм бу кредит буенча процентлар гына;
- ашыгыч рәвештә акча кирәк булганда, стресс хәле кичермәячәк;
– вакытка экономия (чөнки вакыт чикләнгән һәм кире кайтарып булмый торган ресурс).
Шул рәвешле, гаиләнең резерв фонды яки «куркынычсызлык мендәре» – аның ышанычлы финанс тылы. Финанс буенча иң яхшы вакытларда ул кешегә ышаныч бирә, ә кризис вакытларында – эшне югалту, вакытлыча эшкә сәләтсезлек, иминиятләштерелмәгән милек белән бәйле проблемаларны хәл итә. Аны бары тик катлаулы тормыш шартларында гына кулланырга, кулланган очракта мөмкин кадәр тизрәк тулыландырырга тырышырга кирәк.
Резерв фонды – ул сезнең 3-6 айлык чыгымнар күләмендә тупланган акчагыз. Статистика буенча, югалтулар булган очракта, кешегә яңа керем чыганагы табу өчен нәкъ менә шуның кадәр вакыт кирәк.
Мәсәлән, Айсылу һәм аның иренең кереме 50000 сум тәшкил итә диик. Чыгымнар өчен 40000 сум акча китә. Димәк, башта резерв фонды сыйфатында 120000 сум (3 айга – 40000 сум) акча җыярга һәм бу сумманы 240000 сумга (6 айга –  40000 сум) җиткерергә кирәк.
Резерв фондын туплау һәм саклап калу өчен банк депозитын акча тулыландыру һәм исәптән төшерү яки керем картасын процентны калдыкка күчерү мөмкинлеге белән кулланырга була (әмма куркынычсызлык максатларында, акча күчерү һәм исәптән төшерү лимиты билгеләргә).
Йә, сез резерв фондына акча калдырырга ризамы? Әллә инде булдырдыгыздамы?
Лилия ХӘСӘНОВА, «Вашифинансы.рф» проектының финанс белемнәр буенча консультанты.
(Дәвамы бар).
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: