Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Фестивальләр сагындырган шул

Түбән Камада «Татарстан энҗеләре» IV халыкара фестивальдә балалар һәм яшьләр сәләтләрен күрсәттеләр.

Халык иҗаты йортында үз сәләтләрен күрсәтергә республиканың төрле районнарыннан килгәннәр. Бәйге «Җыр» һәм «Бию» номинацияләре буенча барды. Сәхнәдә ике көн дәвамында балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар да, мәктәп укучылары да, студентлар да ярышты.
– Әлбәттә, бу профессиональ коллективлар түгел. Әмма әзерлек эше бик җитди булганлыгы күренеп тора. Бөтен нәрсәгә игътибар итәбез: бию идеясенә, биючеләр яшенә, темасы туры килүенә. Түбән Кама бу яктан бик көчле шәһәр, «Йолдызлык» бәйгесендә дә үзен бик яхшы яктан күрсәтеп тора, – ди жюри әгъзаларының берсе – Россиянең танылган артисты, Татарстанның халык артисты, республиканың җыр һәм бию дәүләт ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова.
Узган ел, барыбызга да мәгълүм сәбәпләр аркасында, бу бәйге уза алмыйча калган. Шуңа күрә жюри әгъзалары да, балалар да мондый чараларны сагынулары турында әйтәләр. Мәскәүдән килгән белгеч Елена Талакова – телевидениедә музыкаль проектлар авторы. Аңа тәкъдим ителгән стильләрнең төрлелеге һәм күплеге ошаган: Ирек Наскаев җитәкчелегендәге «ИрНас» ансамбле халык биюләрен башкарса, «Дэнс Стори» һәм «Импульс» – заманча бию белән җәлеп иткән.

Фото: Э.Гайнемөхәммәтова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев