Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Файдасын гына күрәбез

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчеләре һәм «Россия пенсионерлары союзы» җирле бүлеге тырышлыгы белән, эшләмәүче пенсионерлар өчен оештырылган Өченче буын университеты, 2012 елдан башлап, инде җиденче елын эшли. Беренче елда анда 140 «студент» белем алса, 2018 елда 1000 гә якын кеше укырга теләк белдергән.

Бу уку елында анда тугыз факультетта белем бирелә. Мәсәлән, университет ректоры Людмила Топаева җитәкчелегендә тимераякта фигуралы шуу факультеты ачылды. Анда йөрергә теләүчеләр дә табылган. 
Мин һәм ирем университет ачылу елыннан ук укыйбыз. Ташлап кына булмый бит, магнит кебек үзенә тарта. Әлбәттә, бирелгән белем кызыклы һәм тормыш өчен кирәкле булмаса, йөрмәс тә идек. Без пенсионерлар өчен бу университетның файдасы бик күп. Беренчедән, төрле яклап белем бирә, икенчедән, кешеләр белән аралашасың, яңа дуслар табыла.
Белем дигәннән, моңа кадәр мин дә, ирем дә компьютерда бөтенләй эшли белми идек. Беренче елда ук компьютер белеме нигезләре факультетына язылдык. Бу белемнең әһәмияте әйтеп бетергесез. Дәүләт хезмәтләре порталына кереп, табибка язылабыз. Чират торасы да юк. Электрон почта аркылы дуслар, балалар, оныклар белән хат язышабыз, бәйрәмнәр, туган көннәр белән котлыйбыз. Инде скайп аша элемтәгә чыгып, сәгатьләр буе сөйләшеп утыруны әйткән дә юк. Бу бит әкияттәге кебек! Кызыбыз гаиләсе белән һәм оныкларыбыз чит илдә торганлыктан, мондый аралашу безнең өчен аерата куанычлы. Әле бүген генә оныкчыгыбызның күзгә күренеп үскәнен, матурланганын күреп бик тә шатландык. Калуга шәһәрендәге дуслар, Уфадагы туганнар белән дә элемтәбез өзелми.
Шулай ук, сәламәт яшәү рәвеше факультетын тәмамлау да файдалы булды, чөнки «Берегиня» пенсионерлар клубында «Сәламәтлек төркеме»н җитәклим. Университетта өйрәнгән күнекмәләрне шунда кулланам.
Ирем белән бергәләп, философия һәм психология, хокук белеме факультетларында Казанның икътисад, идарә итү һәм хокук институтының Түбән Камадагы филиалында укыдык. Быел исә «Социаль-гуманитар фән» нигезләренә төшенәбез. Ул бик тә кызыклы һәм үз эченә төрле юнәлешләрне туплаган: икътисад, психология, йога терапиясе, шәхси финанслар һ.б. Җитәкчебез – Казан инновация университетының психология кафедрасы мөдире Энҗе Әхмәтшина. Яңа ел алдыннан ризык әзерләү технологиясен үттек һәм «Наполеон» торты пешерергә өйрәндек. Аннары шуның белән чәй дә эчтек әле.
Ә «Өлкән яшьтәге кешеләрнең психологик үзенчәлеге» дәресләре эшемдә ярдәм итә. Безнең клубка төрле милләт кешеләре йөри. Уртак тел табып, диннәребезне хөрмәтләп, гореф-гадәтләребезне саклап, дус булып яшибез һәм аралашабыз. 
Өченче буын университетына танышларымның күбесе йөри. Кайсы факультет булса да, анда алынган белем тормышта кирәк, ул безгә тирәнрәк фикер йөртергә, уйланырга, хәтеребезне саклап калырга, зиһенебезне арттырырга ярдәм итә.
Земфира РӘХИМОВА, «Берегиня» пенсионерлар клубы җитәкчесе, хезмәт ветераны, шәһәр ветераннар советы әгъзасы.
Фото З. Рәхимованың шәхси архивыннан алынды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X