Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Файдалы да, күңелле дә булды

31 августта НТР медиахолдингында телерадиокомпания хезмәткәрләре балалары өчен экскурсия һәм күңел ачу чарасы уздырдылар.

Балалар арасында быел беренче сыйныфка баручылар да бар иде.
Укучылар әти-әниләре эшләгән урыннарда – НТР яңалыклары, газеталар редакцияләрендә, яңалыклар студиясендә булдылар. Яңалыклар хәбәрчеләре – үз эшләрендәге үзенчәлекләр белән, «Туган як» газетасы редакциясе хәбәрчеләре газета чыгару эше белән таныштырдылар.
Телестудиядә балалар табышмакларга дөрес җаваплар эзләделәр. Тапкырларны бүләксез калдырмадылар. Сүз уңаеннан, быел беренче сыйныфка баручы Гөлия Нигъмәтуллина һәм Александр Халин балаларына медиахолдинг җитәкчесе Наталья Реджеп-Алиева бүләкләр тапшырды. Башка укучыларга да күчтәнәчләр бирделәр. 
Бәйрәм ахырында балаларны тәм-томнар һәм пицца белән сыйладылар.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев