Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Фаҗига булдырмас өчен

Җәй – табигатьтә ял итәргә кулай вакыт, организм өчен дә файдалы. Күп кеше су коенырга ярата. Әмма кайчак саклык чаралары турында оныта.

Быелгы сезонда Түбән Кама сулыкларында өч кеше батып үлгән. Шуңа күрә шәһәр сулыклары янында ял урыннарын тикшереп тору өчен ике патруль төркем оештырылган. Аның хезмәткәрләре кешеләр белән сөйләшә, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмәлекләр тарата.
Су коену өчен рөхсәт ителгән бердәнбер урын – «Кама» пляжы. Биредә коткаручылар, көймәләр бар, репродуктор урнаштырылган, муниципаль полиция хезмәткәрләре эшли. Әмма әлеге пляж түләүсез булса да, «кыргый» урыннарда ял итүчеләр җитәрлек. Мәсәлән, яшүсмерләр еш кына понтон күпере янында су коена. Кайбер гаиләләр учак ягып, шашлык пешереп, исерткеч эчемлекләр белән ял итүне кулай күрә. Олы кешеләр кәеф-сафа корганда, әле ныклап йөзә дә белмәгән балалары суда чупырдый. Югыйсә, ата-аналар аларга кечкенәдән үк су коенганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында аңлатырга тиеш тә бит...
Шунысы да бар, рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенган өчен хәзер штраф каралган. Тәртип бозучылар 1000-1500 сум түләргә тиеш була. Югыйсә, кагыйдәләр авыр түгел. Моңа кадәр булмаган, тиешенчә җиһазландырылмаган урыннарда коенмагыз. Төнлә яки томан төшкән вакытта да суга кермәгез. Туңудан сакланыгыз. Калкавычларны узып, ярдан ерак китмәгез –   көчегез җитмәскә, аяк-кулларны көзән җыерырга мөмкин. Кайбер «батырлар» шул калкавычлар өстенә менеп, суга да сикерәләр. Аеруча «тәвәккәлләр» көймәләргә, баржаларга һ.б. су транспортына таба йөзеп китә. Салмыш яки исерек килеш су коену тыела! Исегезгә төшерәбез, батып үлүчеләрнең өчесе дә исерек хәлдә булган. Сулыкның тирәнлеген, чисталыгын белмичә сикерү дә фаҗигагә китерергә мөмкин. Кайберәүләр үзе генә сикереп калмый, янәшәдәге иптәшләрен дә төртеп төшерә. Бер яктан, кызык булып тоелса да, икенче яктан кеше сәламәтлегенә зыян килсә?.. 
Әлеге кагыйдәләр нигезендә – балаларыгызның, якыннарыгызның сәламәтлеге һәм куркынычсызлыгын тәэмин итегез! Ял итәргә, су коенырга барганда беренче чиратта, шуның турында уйланырга кирәктер. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев