Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эвакуатор өчен түләгәннәр, янәсе

Ирләр машина сатып алганда да, сатканда да бәхетле була, диләр. Ник дигәндә, сатып җибәргәндә, якын булса да, иске, күптән туйган тимер атыннан котыла. Ә сатып алганда, аны яңа ачышлар, тәэсирләр көтә. Тик менә кайчак яңа машина көтелмәгән проблемалар да китерергә мөмкин. Бу юлы сүзебез шул хакта булыр.

Машинаны автосалонда кредитка сатып алганда, кредит бирүче яки башка оешма өстәмә хезмәтләр, мәсәлән, тормышны яки сәламәтлекне иминияләштерү тәкъдим итә. Әмма алар өчен аерым түләү каралган. Бер түбәнкамалыга  автосалонда «авария комиссары», эчке эшләр идарәсеннән белешмә алу, һава торышы турында мәгълүмат бирү, автомобильне тәүлек әйләнәсендә эвакуацияләү, техник ярдәм, «айнык йөртүче», машинаны эзләп табу, автотранспортка тикшерү уздыру кебек өстәмә хезмәтләр тәкъдим ителә. Болар өчен ул килешү буенча  35800 сум акча түләгән.   
Кулланучы кредитны вакытыннан алда – 13 көн узуга түләгән. Ул сервис тәкъдим иткән хезмәтләрдән файдаланмагач һәм аларның кирәге калмагач, килешүне өзүне сорап гариза язган. Әмма аңа түләнгән акчаның нибары 8000 сумын гына кайтарганнар. Кулланучылар хокукларын яклаучы бүлеге хезмәткәрләренә салонда «калган акча эвакуацияләү өчен (тәүлекнең теләсә кайсы вакытта эвакуатордан файдалану, аны тикшерү һәм төзәтү, йөртүчеләренә медицина тикшерү уздыру, эвакуаторга ягулык сатып алу) тотып калынган», дип аңлатканнар. Әмма 13 көн эчендә ир бу хезмәтләрдән бер дә файдаланмаган! Кулланучыга судка мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Бүлек хезмәткәрләре аңа гариза язарга ярдәм иткәннәр һәм судта да бәйсез белгечләр буларак катнашканнар (болары барысы да бушлай башкарыла).
РФ Гражданнар кодексының 56 нчы маддәсе буенча, судта һәр як та үз сүзләрен исбат итәргә тиеш. Килешүне үтәүче үз файдасына тиешле дәлилләр китерә алмагач, хөкемче чыгарган карар буенча, штрафлар һәм мораль зыян каплау белән бергә тагын 41 656 сум түләгән. 
Сорауларыгыз булса, Бызов урамындагы 20а йортында урнашкан Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итеп була. Хезмәт бушлай күрсәтелә. Шулай ук эш көннәрендә 36-63-76, 36-63-85 номеры буенча шалтырата аласыз. 
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 
Түбән Кама территориаль органы материаллары буенча 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА әзерләде.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев