Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтеп, үзмәшгульләргә 2019 елда түләнгән салымнарын кире кайтарачаклар

Түбән Камада бу сумма 4,5 миллион сум тәшкил итәчәк.

Бу хакта эшмәкәрләр белән очрашуда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча урынбасары Радмир Беляев җиткерде. Моннан кала, үзмәшгульләр салым түләр өчен 12130 сум күләмендә (минималь хезмәт хакы) акча алачак. Барлыгы Түбән Камада үзмәшгуль буларак 4100 кеше теркәлгән, шуларның 1500е салымын түләгән.
Шулай ук Радмир Беляев кече һәм урта эшмәклек өчен ярдәм итү чаралары турында да әйтеп үтте. Керемнәре булмаган, пандемиядән зыян күргәннәр салымнардан тулысынча азат ителә, әмма НДС һәм бу елның икенче кварталы өчен иминият взносларын кертергә туры киләчәк. Бу коммерцияле булмаган оешмаларга да кагыла.
Шәһәребезнең күп кенә сәүдә үзәкләре мәйданнарын арендалаучыларыннан аренда өчен акчаны кимрәк һәм бөтенләй алмаячакларын хәбәр иткәннәр иде. Шушы көннәрдә коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб «Березка» сәүдә үзәге эшмәкәрләре белән дә очрашкан. Андагы мәйданны арендага алучы 200ләп кеше шактый зыян күргән. Радмир Беляев барлык мәсьәләләрне тыныч хәл итәргә чакырды. Нәтиҗәдә, «Березка» җитәкчелеге апрель һәм май аенда эшләргә мөмкинлеге булмаган эшмәкәрләргә аренда каникулы бирәчәген игълан иткән.
Түбән Кама салым инспекциясе начальнигы урынбасары Нәзирә Гыйлаҗиева әйтүенчә, инспекция кече һәм урта эшмәкәрләргә субсидияләр түләү буенча сервис булдырды. «Коронавирустан зыян күргән оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр акча алыр өчен гариза тапшыра ала. Бу хакта тулырак мәгълүмат сайтыбызда урнаштырылган», – диде белгеч. Моның өчен гаризаны электрон формада почта яки салым түләүче кабинеты аша җибәрергә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев