Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эшмәкәрлек «күләгә»дә булырга тиеш түгел

Татарстан хезмәт министрлыгының коллегия утырышында Түбән Кама муниципаль районына Мактау грамотасы тапшырганнар. Түбән Камада халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү комиссиясе рәисе буларак Айдар Метшинны уңышлары белән котлаганнар.

Чыннан да, бу юнәлештә Түбән Камада күләмле эшләр башкарылган. Агымдагы елның алты аенда гына территориаль комиссия 21 утырыш үткәргән, аларда предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге тикшерелгән. Тулаем алганда, 1 июньгә 137 миллион сум бурыч капланган. Бу гомуми сумманың 30 процентын тәшкил итә. 
Югарыда телгә алынган комиссия салымнар түләүгә күзәтчелек итеп кенә калмый, эшчеләрнең хезмәт хакларын да контрольдә тота. Ул үз вакытыда һәм легаль рәвештә бирелергә тиеш. «Түбән хезмәт хаклары түләүче һәрбер предприятие игътибар үзәгенә эләгә. Аларга хезмәт килешүләрен кабат төзергә яки хезмәт хакларын арттыру максатында, булганнарына өстәмә килешү язарга кирәк», – дип сөйләде коллегия утырышында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов. Нәтиҗәдә, 2391 хезмәткәрнең акчасын арттыру мөмкинлеге туган.
Түбән Камада тармаклар ассоциациясе төзү – «соры базар»  белән көрәшү буенча нәтиҗәле чара булып тора. Узган ел риэлторлар ассоциациясе төзелде. Аның кысаларында 50дән артык кеше үзенең эшчәнлек төрен теркәгән һәм шәхси предприятиесен ачкан. Легаль булмаган эшмәкәрлекне ачыклау максатыннан, күпфункцияле үзәктә дежур торулар, мәгълүмат чаралары оештырылган, халык арасында күләмле аңлату эшләре алып барылган, алар массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылган.
Быел кешеләрнең тышкы матурлыгын яхшыртуга кагылышлы (бьютисфера) һәм флористика буенча эшмәкәрләрнең ассоциациясен булдыру планлаштырыла. Ленар Әхмәтов белдерүенчә, бу үз керемнәрен салым органнарына белдермичә социаль челтәрләр ярдәмендә яки өйләрдә килеп күрсәтелгән хезмәтләрне «күләгә»дән чыгарырга ярдәм итәчәк. Салымнар түләүдә, кешеләрне эшкә урнаштыруда һәм лицензияләрдә экономия ясаучы намуссыз эшмәкәрлеккә чик куячак. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев