Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эшләр – тәмамлану алдында

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин шәһәребезнең һәм Кама Аланында барган төзелешләрдә булып, алардагы эш барышы белән танышты.

Түбәнкамалылар Бакый Урманче урамындагы үзгәрешләрне үзләре дә күргәндер. Юллар төзекләндерелгән, брусчатка җәелгән. Урамдагы йортларның берсендә рәссамның портреты ясалган. Тагын өч йорт диварын рәсемнәр бизәр, диләр архитекторлар – рәссамның сәнгать әсәрләре ясарга ниятлиләр. Бу урамда шулай ук, ял итү урыннары булдыру каралган. Планлаштырылган эшләр тәмамлану алдында.
Бакый Урманче урамыннан соң Айдар Метшин җитәкчелегендәге махсус комиссия «Кама» сәламәтләндерү лагерендагы төзекләндерү барышы белән танышты. Ашханәдә, медпунктта, футбол кырында һәм корпусларда эшләр инде тәмамланган. Лагерь кышын ял базасы буларак ачылачак. Ә 2020 елның җәеннән «Кама» лагере балалар өчен үз ишекләрен ачар дип планлаштырыла. Монда 168 бала ял итәр дип көтелә.
Шунысы куанычлы, районыбызның авыллары һәм Кама Аланы да һәрчак игътибар үзәгендә. Бистә танымаслык булып үзгәрә, яңара, яңа социаль объектлар сафка баса, яңартуга мохтаҗ булганнары тергезелә.
Соңгы елларда бистәдә җәяүлеләр күпере белән бик матур ясалма күл булдырылды. Әле төзелеш дәвам итсә дә, ул инде монда яшәүчеләрнең яраткан ял итү урынына әйләнде. Күл тирәсендә кафе, балалар мәйданчыклары эшли инде. Тагын тегермән, чатырлар һәм кече архитектура формалары куелачак. Төрле яшьтәгеләр өчен спорт мәйданчыклары булыр дип көтелә. Балалар өчен мини-скалодром төзү дә планлаштырыла. Экопаркны төзеп бетерү өчен тагын 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Озак та үтми, парк Кама Аланының йөзек кашына әйләнер.
Бистәдә шулай ук «Алан» яшьләр үзәгендә эшләр тулы куәтенә бара, ул әле киләсе елда да дәвам итәчәк. «Алан»ны капиталь ремонтлау өчен республика бюджетыннан 9,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Кама Аланында яңа объектларның тагын берсе – авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртү урыны булачак. Һәм ул да озакламый сафка басар дип көтелә.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев