Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Эшемне намуслы үтәдем»

Отставкадагы майор Наил Зарипов кечкенәдән үк хәрби булу турында хыяллана. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Үзбәкстанда туып үскән егет Мәскәүгә чик буе училищесына укырга керә, әмма әнисе каршы килгәч, аны ташларга туры килә. Язмыштан узмыш юк, диләр бит. Наил Зариповка да хокук саклау органнарына очраклы рәвештә килеп, яраткан эшендә озак еллар хезмәт итәргә насыйп була.

«Пычак белән дә ташландылар...»

Аның хәрби хезмәте Әфганстан, аннары Иран чигендә узган. 
– Ул вакытта Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгардылар. Колонналарны озаттык. Тарлавыкларда да ышыкланырга туры килде, чөнки атышулар булды, – дип искә ала ул. 
Хәрби хезмәтен тәмамлагач, Түбән Камага килеп төпләнә. Бер ел чамасы шиннар заводында эшли. Аннары танышлары милиционер булып урнашырга тәкъдим итә. Ул баш тартмый. Соңрак, югары юридик белем ала. Башта җәмәгать куркынычсызлыгы бүлегендә участок милиционеры булып эшли.
– 1992 ел иде бу. Остазларым әйбәт булды: Александр Васильевич Вятчанников һәм эчке эшләр идарәсенең ветераннар Советын җитәкләүче Александр Дмитриевич Попков. Безгә шәһәрнең иң җинаятьчел районнарын тапшырдылар. Беренче эш көнемне дә хәтерлим: Вахитов урамындагы 19 нчы йорттагы тулай торакта сугышканнар иде. Гомумән, ул вакытта бик авыр иде. Килеп керсәң, өстеңә пычак белән дә, балта белән дә ташланырга мөмкиннәр. Яшьләр дә агрессив,  «монтажка»лар белән үзара сугышалар иде, – дип дәвам итә Наил Зарипов.
Яшьләр арасында үлүчеләр дә байтак була. Наил Нуриман улы мондый үлемне мәгънәсез иде дип саный: рэкетирлык белән шөгыльләнгәннәр, төрле төркемнәр шәһәрне бүлешкәннәр. «Әмма хәзер яшьләр, бигрәк тә, үсмерләр тагын да кансызрак», – дигән фикердә ул. Элек егылган кешегә тимәсәләр, хәзер егып кыйныйлар. 

Энәгә күбрәк яшьләрне «утыртканнар»

1996 елда Наил Зариповны эчке эшләр идарәсенең наркотикларның законсыз әйләнеше бүлегенә күчерәләр. Наркотикны беренче тапкыр ул Әфганстан чигендә хезмәт иткәндә үк күргән булган. Совет гаскәрләре чыгарылгач та, Дүшәнбе якларыннан Әфганстан аша Россиягә наркотиклар кертә башлаганнар. Түбән Камада да аларны кулланучылар күп була. 
– Нигездә, бу тозакка 20-30 яшьлекләр эләгә иде. Баштагы мәлләрдә хәлле кешеләрнең балалары иде алар. Наркотик кертү каналларын табып, ябу эше алып барылды. Операцияләр уздырдык. Бу егет-кызлар кызганыч иде. Әмма аларның ата-аналарын күрү тагын да авыррак булды. Елап килеп керәләр, ярдәм сорыйлар. Үзләре бакчада чакта, балалары өйләреннән бар нәрсәне алып чыгып сата. Без нишлик? Наркоманнарны дәвалаучы хастаханәләр юк бит. Дозаны арттырып кабул итүчеләр арасында үлүчеләр байтак булды, – ди Наил Нуриман улы.
Ул вакытта наркотикларны саклаган өчен –2-3 елдан, саткан өчен 5 елдан башлап җәза бирелә. Хәзер законнар күпкә кырысрак. Андыйларга 10-15 ел бирелә, хәтта гомерлек җәзага дучар ителәләр.  Бүлек белән җитәкчелек иткән вакытта Наил Зарипов Түбән Кама башлыгы булган Илсур Метшинга ведомствоара комиссия төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Комиссиягә шәһәрнең төрле оешмалары җитәкчеләре керә, ай саен утырышлар уздырыла, урта һөнәри һәм югары белем бирү йортларында студентлар арасында тестлар үткәрелә, наркоманиянең зыяны турында лекцияләр укыла. Хокук сакчысы әйтүенчә, хәзер әлеге агу белән мавыгучылар саны кимегән, әмма яшьләр синтетик наркотик белән «мавыгалар». Ә сәламәтлек өчен аның куркынычы бер дә ким түгел.
Бүлекне җитәкләгән вакытта Наил Зариповка Татарстанның эчке эшләр министры 100 мең сум күләмендә премия тапшырган. Наркотикларны күпләп сатучыларны кулга алгач, аларны вакытлыча тоту изоляторына япканнар. Адвокатлары 150 мең сум ришвәт акча тәкъдим иткән: 100 мең сумын җинаять эшен япкач, тагын 50 мең сумны җинаятьчеләрне изолятордан чыгаргач. 
– Әлеге тәкъдимне җитәкчелеккә җиткердем. Үзем ришвәт алучы ролен уйнадым. Ришвәтчене кулга алгач, министр карары белән ришвәт күләмендә премия тапшырдылар. Хезмәттәшләрем белән шуны бүлдек, әле кабинетка принтер һәм башка оргтехника сатып алдык, –  ди ул.
Икенче чечен сугышы вакытында, җитәкчелеге боерыгы буенча, Наил Нуриман улы яшь милиция хезмәткәрләре белән Чечен республикасына җибәрелә.   
– Яшь хезмәткәрләр Алабуга милиция мәктәбен тәмамлагач, хәрби хезмәт үтмәгәннәр. Тәҗрибәм булганга, мине җибәрделәр. Өч ай буе җирле полиция хезмәткәрләрен өйрәттек, ярдәм күрсәттек, операцияләр үткәрдек, – дип искә ала ул. 

Йөрәгенә уелып калган 

Бер ел чамасы Наил Зарипов милициянең сәнәгать бүлеге начальнигы вазифаларын башкара. 2005 елдан җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең шәхескә карата җинаятьләр бүлегендә эшли. Мондый бүлекләр турында фильмнар, сериаллар күп төшерелде һәм төшерелә. Әмма үзе әйтүенчә, андагы күренешләр тормыштагылардан ерак. Үтерү, үлем, үз-үзләренә кул салу очраклары шактый була, беркөнне хәтта сигез мәеткә «барырга» туры килгән. Әмма берничәсе Наилнең хәтеренә генә түгел, йөрәгенә үк уелып калган. 
Участок милиционеры булып эшләгән вакытта, аңа шалтыратып, бер өйдән начар ис килүен, квартирда яшәүче хатынның берничә көн күренмәвен әйтәләр.
– Җәй вакыты, урамда 35 градус эссе. Бу гаиләгә элек тә кергәнем булды. Ир белән хатын аерылышкан, әмма бер квартирда яшиләр иде. Пүнәтәйләрне чакырып, ишекне ватып кердек. Өйдә – исерек ире. Безне күрүгә, тәрәзәгә ташланды, менә-менә җиденче каттан сикерәм дигәндә, аягыннан тотып калдым. Өй җыештырылган, ә идәндә ике капчык тора. Ачсак, эчендә чүпрәк-чапрак. Шулай да ванна бүлмәсенә алып кереп, бушата башладык. Капчыктан хатын башы тәгәрәп төште, кул-аяк кисәкләре коелды... Моны күрү бик авыр булды. Өстәвенә, квартирга сулап булмаслык сасы ис таралды. Суд медицина экспертлары 10 сәгать эшләделәр, конструктор җыйган кебек, тәннең бөтен әгъзаларын җыйдылар. Соңрак билгеле булганча, ир хатыннан көнләшкән, тавыш чыгарып, пычак белән чәнчегән. Аннары гәүдәсен кисәкләргә бүлгәләп, капчыкларга тутырган, әмма алып чыгарга өлгермәгән. Аны 20 елга төрмәгә яптылар, – ди Наил Зарипов.
Шәһәр генә түгел, республика, Россия дә шаулаган тагын бер очрак турында сөйләде. Вакыйга 2010 елда була. Әле генә бер предприятие янындагы урман посадкасында бер хатынның үле гәүдәсен табалар. Аны көчләгәннәр, тәненә 40 мәртәбә пычак белән чәнчегәннәр, аннары яфрак белән каплап киткәннәр. Мәет бер ай тирәсе яткан, танымаслык диярлек. Тикшерүчеләр бәхетенә, хатынның берничә бармагы калган. Бармак эзләре буенча исемен ачыклаганнар. Ул беркайда эшләмәгән, бер салонда җенси хезмәт күрсәткән. 
– Бу җинаять буенча бик зур эш башкарылды. Предприятие төзелгәндә урманны кем кискән, кәсне кем чыгарган, юлны кем салган – барысыннан сорау 
алдык. Бирегә эшчеләр Россиянең төрле почмакларыннан килгән. Күп шәһәрләргә командировкаларга барырга туры килде. Ә үтерүчеләрне Дзержинск шәһәрендә таптык. Икесе дә Әлмәтнеке иде, Түбән Камага эшкә килгәннәр, аннары аларны Дзержинскига җибәргәннәр. Нәтиҗәдә, берсе – 25, икенчесе 17 елга хөкем ителде, – ди Наил Зарипов.
Эшләү дәверендә кулга алган иң өлкән җинаятьче дә хәтерендә аның. 65 яшьлек бабай, күршесе белән эчеп утырганда тавыш чыгып, шешәдәшен үтерә. Җинаятьләрнең күбесе исерек яки наркотик кулланган хәлдә кылына, шуңа күрә үтерүчеләр сорау алганда еш кына «аффект хәлендә идем, үз-үземне белештермәдем», дип аклана икән.

Психолог булу кирәк

Үтерүләрдән кала, бүлек хезмәткәрләренә авыр тән җәрәхәтләре салу, көчләүләр кебек җинаятьләрне тикшерергә туры килгән. Алар прокуратура тикшерүчеләренә ярдәм итеп, җинаять эшен судка кадәр җиткергәннәр. Наил әйтүенчә, мондый адәмнәр белән сөйләшкәндә психолог булу кирәк. Берсе агрессив булса, икенчесе, киресенчә, гөнаһсыз сабыйдай кылана. Бу вакытта уртак тел тапсаң, дәлилләр белән ышандырсаң, яшереп тормыйлар. 
– Кайберләрен кызгана да идем. Әмма берни эшләп булмый, без законны үтәүчеләр генә. 2000 елларда үз-үзләрен үтерүчеләр саны артты. Ул вакытта төрле оешмалар зур процентка кредитлар бирә башлады. Кеше 10 мең сум акча алса, ике-өч тапкыр артыграк түләргә тиеш. Менә шундый кредитларга батып, чарасызлыктан үзләренә кул салучылар байтак булды. Ә хәзер күбрәк яшьләр, үсмерләр китә. Аларның психикалары да зәгыйфь, – ди Наил Зарипов. 
Үзе әйткәнчә, эшен намуслы итеп үтәгән. Шуңа да, кайчандыр ул кулга алган, аннары төрмәгә озатылган җинаятьчеләр урамда аны күрсәләр, килеп, исәнләшеп китәләр. Ул да аларның һәрберсен таный. 

Бар нәрсәгә дә вакыт табыла

2011 елда Наил Зарипов майор дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга. Әмма кул кушырып утырмый. Хәзерге вакытта сәүдә компанияләренең берсендә куркынычсызлык хезмәте начальнигы булып эшли. Шулай да хезмәттәшләре белән элемтәне югалтмый, киңәш сорап шалтыратучылар да күп. 
– Элек еллар буе отпускка чыкмыйча эшләдем. Төннәрен дә калырга туры килде. Әмма хатыным Валентина һәрвакыт сабыр булды. Берәр хәл килеп чыкса: «Бүген кунарга кайтмыйм», – дип шалтыратсам да, берни әйтмәде. Эштәге хәлләрне телевизор яңалыклары аша белә иде. Балаларымның үскәнен дә күрми калдым диярлек. Хәзер гаиләгә дә, балаларга да вакыт җитә. Бакчада мәш киләм, балык тотарга яратам, акчалар коллекциясе туплый башладым, – дип елмая Наил Нуриман улы. 
Әнисе Түбән Камада яши. Аның өчен дә күңеле тыныч, ә менә әтисе күптән вафат. Улы Тимур, кызы Диана тәмам үсеп җиткәннәр. Авыр эшен күреп үссә дә, кызы аның эзеннән китмәкче була. Юридик көллияткә керергә әзерләнә. 
– Быел җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оешуга 100 ел тулды. Шуңа күрә хезмәттәшләремне котлап, барысына да ныклы сәламәтлек, гаилә тынычлыгы һәм иминлеге, тыныч күк йөзе телим, – ди  Наил Зарипов. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотода: милиция майоры Наил Зарипов.
Фото Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең ветераннар Советы архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев